Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БОРЧУЛЫ СОРАУ: Актаныш районы мәктәпләре укучыларны кабул итәргә әзерме? (+ФОТОФАКТЛАР)

Актаныш районы мәктәпләре яңа уку елына әзерме? 13 август көнне район башлыгы Энгель Фәттахов бу өлкәдәге вәзгыятьне  шәхсән үзе тикшерде.

Мәктәп директорлары катнашында  оештырылган чараның район башлыгы җитәкчелегендә үтүе һич кенә дә гаҗәп түгел, чөнки 1 сентябрьдән белем йортлары үзләренә укучыларны кабул итәчәк.  Димәк, мәктәп коллективлары  балалар  язмышы өчен җаваплылыкны үз өсләренә ала. Аңлашылганча, бу өлкәдә бернинди дә салкын караш, битарафлык була алмый –  мәктәпләрне яңа уку елына әзерли башлаганда ук бу мәсьәлә район җитәкчелеге тарафыннан  катгый куелды. 

Мәгариф идарәсе, гадәттән тыш хәлләр, Роспотребнадзор хезмәте белгечләреннән торган комиссия мәктәпләргә иртәнге сәгать биштә үк кузгалды. Көн дәвамында комиссия вәкилләре 30 белем бирү учагын  энә күзеннән үткәреп, аларның куркынычсызлык таләпләренә туры килүенә инанырга тиеш иде. Әлбәттә, беренче чиратта басым  объектларның сакланышын тәэмин итүгә, янгын куркынычсызлыгына, балаларның туклануы кебек мәсьәләләргә ясалды.

Актаныш үзәгендә урнашкан ике мәктәпне караудан башланган хәрәкәткә иҗат төркемебез дә кушылды. Актанышның беренче, икенче санлы мәктәпләренең, Уразай, Такталачык, Чалманарат, Татар Ямалысы төп гомуми белем бирү учреждениеләренең , Такталачык коррекцион мәктәбенең әзерлек дәрәҗәсен без дә күрдек. 

Чара барышында мәктәпләрнең төзеклеге, башкарылган төзелеш эшләре, санитар таләпләрнең үтәлеше, туклану режимы, спорт заллары һәм мәйданчыклары торышы кебек мәсьәләләргә бәя бирелде. Шулай ук мәктәп яны территорияләре: чәчәклекләр һәм укыту-тәҗрибә участоклары да комиссия вәкилләре тарафыннан игътибарсыз калмады. Аларның һәркайсы анализланып, урыннар билгеләнәчәк. Нәтиҗәләр исә, гадәттәгечә,  август киңәшмәсендә игълан ителә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев