Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БРИФИНГ КЫСАЛАРЫНДА: Актанышта Корбан бәйрәмен үткәрү һәм корбан чалу хакында сөйләштеләр

Мөселманнарның көтеп алынган зур бәйрәме – Корбан гаете якынлашып килә. Быел ул 11 августка туры килә. Гарәп теленнән «корбан» сүзе «нәрсәгә дә булса якынаю» дип тәрҗемә ителә. Бу очракта без, корбан чалып, Аллаһы Тәгаләгә якынаябыз.

Хакимият бинасында оештырылып килүче сишәмбе бринфигының чираттагысы  да “Актаныш районында Корбан гаетен үткәрү һәм корбан чалу тәртипләре” темасына багышланып, аның эшендә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, районның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин һәм мөслимәләр берлеге рәисе Зөһрә Закировалар катнашты. 

Ләйсән Фоат кызы үз чыгышында Актаныш районының  Корбан гаетенә зур әзерлек белән килүен, дини кагыйдәләрнең төгәл үтәлүен искәртте. Елдан-ел корбан чалдыручыларның артуын да билгеләп үтте урынбасар. 

Районның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин залда утыручыларга корбан чалу тәртипләрен аңлатып, быел районда Корбан гаете, Корбан ашы мәҗлесләре үткәрү һәм корбан чалыначак урыннар хакында бәян итте. 

Аның сүзләреннән аңлашылганча,  гаиләнең асыл ихтыяҗларыннан һәм бурычларыннан кала 20 мең сум күләмендә буш акчасы була икән, аңа бер сарык чалу тиеш. Корбанга чалыначак  вак мал - кәҗә, сарык бер яшьтән дә ким булырга тиеш түгел. Әгәр дә алар бер яшьтән дә ким булып, гәүдәгә зур икән, корбан итеп чалырга ярый. Бәрән, сарык, кәҗә бер кешедән генә корбан ителә.  Сыер, үгез малының  исә  ике яшьлек булуы шарт. Эре хайваннарны бер кеше исеменнән дә, җиде кеше исеменнән дә корбан итеп чалырга була. Өлешкә кереп корбан чалганда һәр җиде кешенең дә корбан чалу нияте булырга тиеш, әгәр берсендә генә үзгә ният булса, калганнарның корбаннары кабул булмый. 

Корбанлык мал сау-сәламәт булырга тиеш. Начар күрү, кылыйлык, бер аякка аксап, башкаларына баса алу, тумыштан мөгезләре өлешчә я тулысынча булмау, тамгалы я киселгән колак очлары, берничә тешләре җитмәү, колак я койрыкның бер өлеше җитмәү, колаклары кыска булу, корчангы авыруы кебек кимчелекләре булган хайваннарны корбан итеп чалырга ярый.Бер я ике күзе дә күрмәү, йөри алмаслык аксау, бер я ике колагы тулысынча киселгән булу, койрыгы яртылаш я тулысынча киселгән булу, җиленендә имчәкләре булмау, җелеге кибәрлек ябык булган, тумыштан койрыгы я колагы булмаган, көтүгә йөртүгә комачаулык китерүче дәрәҗәдә котырынган булган, нәҗес ашаучы хайваннарны корбан итеп чалырга ярамый.

Руслан хәзрәт шулай ук быел Актаныш үзәгендә ике  корбан чалу урыны халыкка хезмәт күрсәтәчәген хәбәр итте. Аларның берсендә башта эре маллар чалынса, икенче урында фәкать сарык малы гына чалыначак. Бу урыннарның адреслары шушы көннәрдә өстәмә хәбәр ителәчәк. 

Брифингта катнашкан районның мөслимәләр берлеге рәисе Зөһрә Закирова корбан итеттән аш-су әзерләү үзенчәлекләренә тукталды. Корбан итенең өч өлешкә бүленүен искәртеп (бер өлешен үзеңә калдырасың, бер өлешен мохтаҗларга таратасың, калган өлешен күршеләргә, туганнарга бирәсең яки аларны җыеп аш уздырасың),  берлек рәисе  корбан  итен аеруча  мохтаҗ гаиләләргә, урын өстендә яткан хасталарга, авыруларга таратырга дигән тәкъдим җиткерде. 

- Авыр гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар бар, аларның әти-әниләре эчкечелек белән шөгыльләнгәнгә аларның гаебе юк бит.   Менә шул сабыларга өлеш чыгарсагыз иде. Корбан гаете – бәйрәм ул, ярлылар, мохтаҗлар бәйрәме! Шушы бәйрәмдә балаларны сөендерә алсак иде! - дип, мөрәҗәгать итте ул. 

Руслан хәзрәт Мортазин  Корбан гаете бәйрәме вәгазьләренең мәчетләрдә  иртәнге 06:00 сәгатьтә башланачагын искәртте. 06:30да – гает намазы.  Корбан чалу да фәкать гает намазыннан соң гына башкарыла ала. Корбан Корбан бәйрәменең беренче, икенче һәм өченче көннәрендә чалына. Шулай да, иң фазыйләтлесе – беренче көнне чалу.

Корбан бәйрәме алдыннан шактый актульләшә торган сорауларның берсе - корбан хайванының сөякләре һәм ашарга ярамаган башка әгъзалары белән нишләргә? Моңа да ачыклыкны Руслан хәзрәт кертте. 


- Бу турыда махсус күрсәтмәләр юк, шуңа күрә аларны  күмеп куярга кирәк. Шулай ук Корбан бйрәме көннәрендә Актаныштагы мал  чалу урыннарында махсус савытлар да урнаштырылачак, ашарга яраксыз өлешләрне шунда алып килсәгез дә була, - диде ул. 

Брифинг ахырында Ләйсән Нурлыева  Актанышның 5 урынында Корбан ашлары уздырылачагын  хәбәр итте. Актанышның 1 һәм 2 санлы урта мәктәпләрендә, гуманитар гимназия-интернатта, Аскы Актаныштагы ветераннар йортында,  үзәк хастәханәдә  Корбан шулпасын авыз итү мөмкин булачак. Ләйсән Фоат кызы шулай ук җирлекләрдә дә җитәкчелек тарафыннан ашлар үткәреләчәген искәртеп, биредә дә төп игътибарны мохтаҗларга, авыр гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга юнәлтергә өндәде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев