Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БӘЙРӘМ МИЗГЕЛЛӘРЕ: Актаныш районында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре хөрмәтләнде (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Кадерле игенчеләр, механизаторлар, терлекчеләр, савымчылар, фермерлар, агросәнәгать комплексы җитәкчеләре һәм белгечләре! Хөрмәтле авыл җирендә яшәүчеләр! Сезнең һәммәгезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек юлдаш булсын! Һәр көнегез шатлык, игелек һәм яңа казанышлар белән тулып торсын!

Иртә таңнан караңгы төнгә кадәр, ел әйләнәсе ялсыз эшләп басу-кырларда ашлык үстергән игенче-механизаторлар, өстәлләребезне ит-сөт белән тәэмин иткән терлекчеләр, гомумән, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче мактаулы райондашларбыз бүген Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренең  абруйлы бәйрәмен лаеклы төстә каршы алды. 


Игенче-механизаторларның уртак тырышлыгы белән югалтуларсыз, мул уңыш җыйнап алынды. Ашлыкның тулай җыемы һәм гектар куәте буенча район республикада алдынгылар рәтендә. Җитәрлек күләмдә орлык хәзерләнде, җир уллары һәм кызлары быел да халыкны ашлык белән тәэмин итүгә иреште. Көзге кыр эшләре дә уңышлы төгәлләнде.Терлекчелектә тотрыклы продукция алынды, малларның баш саны артты, сөтчелек тармагы моңа кадәр күрелмәгән уңышка иреште. Табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан тәҗрибәле игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез, эшкәртү сәнәгате тармагының фидакарь хезмәтчәннәре, бер сүзсез, үзләре зур өлеш керткән бу бәйрәмне мул табыннар артында каршы алырга лаеклы. 


Актаныш әлеге тармак вәкилләренең хезмәт бәйрәмен югары дәрәҗәдә оештырды. Якшәмбе булуга карамастан, бүген район аларны тәбрик-котлауларга күмде, тырыш хезмәтләре алдында баш иеп хөрмәтләде. Махсус авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышлап үткәрелгән  районкүләм ярминкә дә аларның алыштыргысыз хезмәтләренә мәдхия итеп кабул ителде.


Төп бәйрәм чарасы исә быел бөтенләй яңа форматта – “Бүләк” лагеры базасында, мул табыннар артында оештырылып, ул үзенә 150гә якын райондашыбызны туплады. Район җитәкчелеге биредә хуҗалык рәисләренә, намуслы хезмәт ияләренә ихлас рәхмәт сүзләрен ирештерде. Фидакарьләргә ТР дәүләт бүләкләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары, күкрәк билгеләре, район башлыгының Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырылды. 


Беренчеләрдән булып тармак хезмәткәрләре район башлыгы Энгель Фәттаховның кайнар котлауларын кабул итте. Энгель Нәвап улы тармакның һһәр юнәлешенә үзенең югары бәясен биреп, киләчәктә тагын да биегрәк үрләр яуларга чакырды. Аерым рәхмәт сүзләре Актаныш районының аграр тармагы тарихын формалаштырган авыл хуҗалыгы өлкәсе ветераннарына багышланды.  Аларның күбесе  бүген дә тупланган тәҗрибә һәм белемнәрен яшь белгечләргә тапшыру белән шөгыльләнә.


Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төек идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров үз хезмәткәрләренә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткереп, аларга  идарәнең Рәхмәт хатларын тапшырды. 


Актаныш районының  авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгатендә хезмәт куючыларга   Татарстанның һәм Башкортстанның -  халык, РФ атказанган артисты Салават Фәтхетдинов исә үз котлауларын җырларына төреп бирде. 


Авыл кешесенең хезмәте мактауга лаек, ләкин чагыштыргысыз дәрәҗәдә катлаулы да. Ул һәркемнең көченнән дә килми. Әлеге хезмәт эшкә тулысынча бирелгәнлек, нык ихтыяр, тырышлык, җирне ярату һәм перспективага эшли белүне таләп итә. Бу юнәлештә хезмәт куючыларның югары һөнәри осталыгы, фидакарьлеге, түземлелеге, ныклыгы хөрмәткә һәм ихтирамга лаек.


Кадерле игенчеләр, механизаторлар, терлекчеләр, савымчылар, фермерлар, агросәнәгать комплексы җитәкчеләре һәм белгечләре! Хөрмәтле авыл җирендә яшәүчеләр! Сезнең һәммәгезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек юлдаш булсын! Һәр көнегез шатлык, игелек һәм яңа казанышлар белән тулып торсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев