Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ДАН СИҢА, АКТАНЫШ ИГЕНЧЕСЕ: Быел да Актаныш комбайнчылары һәм механизаторлары район башлыгының премиясенә дәгъва кыла ала

Актаныш районында бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюда нәтиҗәле эшләүче комбайнчыларга һәм механизаторларга район башлыгының премияләре тапшырылачак.

Актаныш муниципаль районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре комбайнчылары һәм механизаторлары арасында 2019 ел уңышын җыю чорында ярышлар үткәрү буенча  карар кабул итте.

 

Җиңүчеләрне бүләкләү район башкарма комитеты тарафыннан расланган комиссия карары нигезендә, ике төркемдә башкарыла, премия күләме 1000 сум.

Беренче төркем: Мега-360, Мега 370, Акрос-595, 585, Нью-Холланд, Тукано-430, КЗС1218, Челленджер CH 647С, Массей Фергюссон-7347, Торум 750, Джон Дир 9660 маркалы комбайннарда эшләүче комбайнчылар.

Икенче төркем: Акрос-530, ДОН-1500, Джон Дир  W540 маркалы комбайннарда эшләүче комбайнчылар.

Һәр төрдә 5000 ц, 1000 ц, 15000 ц бөртеклеләр суктырган комбайнчылар экипажларын бүләкләнә. Һәр җиде көн саен нәтиҗә ясала. Комбайнчылар акчалата премия белән бүләкләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев