Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ГОМЕРНЕҢ АГЫШЛАРЫ: Күңел дигәнең туксанда да язны көтә... (+ ФОТОЛАР)

“Мине Мәскәүдә дә беләләр микәнни!?”, - дип аптырады ул.  Беләләр, Мәгъсум ага, Сезне Мәскәүдә дә беләләр!

15 март көнне тагын бер райондашыбыз үзенең туксан яшьлек олуг юбилеен каршы алып, озын гомерлеләр  санын тулыландырды.  


Бүген Шәрип авылында яшәүче Әкрамов  Мәгъсум Әһли улына елмайды әлеге бәхет. 90нчы язын каршылаучы хезмәт ветеранының гомер юлы җиңелләрдән булмый. Ачлыкны да, ялангачлыкны да күрә ул.  Тормыш арбасын җигелеп  тарта башлагач та, хуҗалыкның иң авыр эшләрен башкара ул. Моннан өч ел элек бакыйлыкка күчкән тормыш иптәше Җиһания апа белән намуслы, хөрмәткә лаек тормыш йомгагын сүтә алар. Хезмәттә һич кенә дә сынатмаган әлеге гаилә хакында  “Нур” ҖЧҖе рәисе Рәшит Харисов та гел уңай фикерләр генә әйтте. 


Әкрамовлар 3 балага гомер бүләк иткән. Ике уллары туган нигезгә кунакка гына кайтып йөрсә дә,  авыл халкы алдында ихтирам казанганнар. Мәчет төзелешенә дә Мәгъсум абыйның улы башлап ярдәм кулын сузган. Димәк, гаилә башлыгы аларга дөрес тәрбия орлыклары сала алган. 


Бүгенге көндә юбиляр кызы һәм ике оныгы белән гомер кичерә. Юк, зарланмый ул тормыштан. Җиһан кышкы йокысыннан  уянганда  дөньяга аваз салган Шәрип авылы малае күңеле белән язны көтә. “Исән-сау булып, кара җиргә аяк басасы килә”, - ди ул, карашын тәрәзә аша еракларга төбәп...


Күркәм традиция буенча, гомеренең 90нчы баскычына күтәрелгән олуг затны Актаныш районы җитәкчелеге дә тәбрикләде. Хакимият бүләкләре белән бергә Россия президенты В.В. Путинның котлау открыткасын юбиляр район Советының аппарат җитәкчесе  Альберт Тимировтан кабул итеп алды.

Реклама

Уразай авыл җирлеге  башлыгы Риназ Шәрипов, “Нур” хуҗалыгы җитәкчесе Рәшит Харисов та ил агасын туган көне белән тәбрик итте. 


Мәскәү кадәр Мәскәүдән юлланган котлау открыткасын кулларына алганда Мәгъсум аганың гаҗәпләнү катыш сөенүе йөзенә үк чыкты. “Мине Мәскәүдә дә беләләр микәнни!?”, - дип аптырады ул.  
Беләләр, Мәгъсум ага, Сезне Мәскәүдә дә беләләр! Фидакарь хезмәтләре белән илне күтәрүчеләрне без белергә тиеш! 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев