Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ГОМЕРНЕҢ АГЫШЛАРЫ: "Коммунизм"да яшәүче Назыйф ага Хәйруллин 90 яшен каршылады

...Гасырлар чиген күрергә омтылган Назыйф ага Хәйруллин торган йортта сәгать телләре әле алда яшисе гомерләрне саный. Келт-келт, тек-тек! Гомер сәгате туктый күрмәсен берүк!

Пучы авыл җирлегенең мөхтәрәм заты, хезмәте белән хөрмәт казанган райондашыбыз Назыйф Хәйрулла улы җәйнең иң гүзәл мәлендә үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
 
Кырык елга якын гомере саннар дөньясында үткән аның. Нур Баян  исемендәге хуҗалыкта баш хисапчы вазыйфасын башкарган өлкән Хәйруллин эш урынында  нәкъ менә төгәллеге, таләпчәнлеге, намуслылыгы  белән уңышка ирешкән. Бүгенге көндә җәмгыятьтә  баш хисапчы урынбасары булып хезмәт куючы Гөлфия Фәхуллина ил агасы Назыйф абыйны үзенең остазы дип атый: 


-    Хезмәтне яратырга, эшне җиренә җиткереп башкарырга Назыйф абыйдан өйрәндем. Гомер буе аңа рәхмәтлемен. Инде үземнең дә бу вазыйфада эшләвемә кырык елдан артык вакыт үтеп китте, - ди  үзенең остазыннан да күбрәк эшләгән Гөлфия ханым. 

Колхоздан, авылдан беркая да китмәгән Назыйф Хәйрулла улы гомер буена җитәрлек бәхетне дә туган җиреннән тапкан.  Халык белән аралашып, уртак тел табып эшләгән хезмәткәр ул елларны искә алганда, һәр тиен өчен көрәшеп хезмәт куйдым, ди. 

Шанлы елларга туры килгән хезмәт юлында юбилярның күңелендә  олы куаныч булып сакланган мизгелләр дә шактый. Назыйф ага Хәйруллин  эшләгән чорда Нур  Баян исемендәге колхоз ВЛКСМ Үзәк Комитетының мәңгелек Кызыл Байрагына лаек була,  язмабыз героеның матур хезмәт нәтиҗәсе дә югары бәяләнә - Татарстанның атказанган икътисадчысы дигән мактаулы исемгә ия була ул. 

Ә менә хезмәттә таләпчәнлеге белән танылган өлкән Хәйруллинны  гаиләдәгеләр бөтенләй икенче яктан сурәтли:

-    Эшендә җитди хеззмәткәр булса да, безнең өчен ул һәрвакыт йомшак, нечкә күңелле әти була белде. Аның кырыслыгын бөтенләй белмибез без. Шуңа да карамастан, әти-әниебез безгә ныклы, үтемле тәрбия бирә алган дип саныйм.  Биш баланы да  белемле итте алар, башлы-күзле булыр чакта да аларның ярдәмен  һәрьяклап тоеп тордык, - ди Назыйф аганың улы Илдус абый. 

Чыннан да, Хәйруллиннар гаиләсе җәмгыятькә файдалы балалар үстерүгә ирешкән. Аларның өчесе сәламәтлек  саклау юнәлешендә хезмәт куйса, икесе үз гомерләрен  балаларны аң-белемле итүгә багышлаган. Өч кыз, ике ул Хәйруллинар исеменә тап төшермәгән, әти-әниләренә  лаеклы алмаш булып үсеп җиткән алар. 

Бүген инде җирлектәге абруйлы гаиләнең нәсел тамырлары шактый тармакланган: биш бала әти-әниләрен 9 онык белән сөендерсә, хәзер инде Назыйф Хәйрулла улы 14 оныкчыкның дәү бабасы. 

-    Сабантуй кебек зур бәйрәмнәрдә  бөтенебез дә әти  янына җыйналабыз. Аның 90 яшен дә бергәләп август урталарына  үткәрәчәкбез – барлык балалар кайтсын өчен махсус шулай билгеләдек,- дип, сүзгә кушыла Илдус абый. 


2013 елда  Назыйф аганың ярты гасырдан артык иңне-иңгә куеп гомер иткән тормыш иптәше бакыйлыкка күчә. Моңа кадәр төп нигездә көн иткән әтиләренең ялгыз яшәвен теләмәгән Илдус абыйның гаиләсе аны үзләренә – юл аркылы гына урнашкан йортларына дәшә. 1984 елда Хәйруллиннар гаиләсенә килен булып төшкән Рушания ханым да күптән инде Назыйф абыйның үз кызына әверелгән:

- Гаилә коргач, дүрт ел әти-әни белән бер түбә астында яшәдек. Аннан инде ике бала белән башка чыктык. Анысы да эш урынына – мәктәпкә йөрергә якынрак булсын дип ясалган  адым иде. Мин, гомумән, әти-әни белән аерым тордык дип әйтә алмыйм: эш вакытында төшке ашка әти безгә кайтты, кич, хәл белешергә, әни килеп җитә торган иде. Аңлашып,  бик тату яшәдек без, Ходайга шөкер, - дип, куанычта үткән елларын хатирәләре белән уртаклашты  Рушания ханым. 

1998 елда гаилә өр-яңа йорт салып чыга. Бу эштә дә, билгеле, балаларына әти-әни ныклы ярдәм кулын суза. 

-    Әти ул гомер-гомергә безне хәрәкәткә китереп торучы көч булды. Без яшәгән йорт – аның кул җылысы салынган  дүртенче нигез. Әти-әни һәммәбезгә дә ярдәм итеп яшәде, аларга рәхмәтебез чиксез, - дип, фикерен дәвам итә нурлы, җылы йортның хуҗабикәсе. 

Хәзер исә Назыйф ага бөтен уңайлыклары булган шушы йортта гомер кичерә. 33 ел мәктәптә математика фәнен укыткан Рушания ханым да хәзер лаеклы ялда – әтиләренә игътибар, хөрмәт күрсәтүгә багышлаган ул үзен. Абыйлары  Илдус гаиләсендә тәрбияләнгән әтиләре өчен  башка балаларның да күңелләре тыныч. 

 
Дөньяның төрле чагын күргән юбиляр  үзе бүгенге яшәешеннән бик тә канәгать:

- “Коммунизм”да яшәгән кебек яшим мин. Тормышның бар ягы да җитеш. Шөкер, балаларымнан уңдым, алар тарафыннан кадер-хөрмәт зур. Хуҗалык та онытмый: бәйрәм саен бүләк-күчтәнәчен кертәләр, җирле җитәкчелек тә игътибарлы. Рәхмәттән башка сүз юк. Бүгенге тормыш менә дигән, - дип, баш бармагын күрсәтеп елмая Назыйф ага, - насыйп булгач, 90 яшьнең нинди икәнен дә күрдек. Хәзер йөзне күрәсе килә – йөзгә җитәбез, дип эшләдек, яшәдек без, - ди, җирлекнең мөхтәрәм заты. 

1 август көнне исә чал чәчле ил агасы район җитәкчелеге, җирлек, Нур Баян исемендәге хуҗалыктан да күпсанлы котлаулар кабул итте.Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары  Лиана Сираева гомеренең туксанынчы баскычына күтәрелгән юбилярга   Россия Президенты В.Путинның Котлау хатын, район башлыгы Э. Фәттаховның күчтәнәч кабын тапшырды. Лиана Рамил кызы туган көн иясенә сәламәтлек, рух ныклыгы, бәхетле картлык теләде. 

...Гасырлар чиген күрергә омтылган  Назыйф ага Хәйруллин  торган йортта сәгать телләре әле алда яшисе гомерләрне саный.  Келт-келт, тек-тек! Гомер сәгате туктый күрмәсен берүк!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев