Актаныш

ҖИРЛЕКЛӘР ХИСАП ТОТА: Актаныш авылында үзара салым акчасына ниләр башкарылган? (ФОТОФАКТЛАР)

Соңгы елларда тормышыбызга үтеп кергән үзара салым программасы бердәмлекнең көчен янә бер тапкыр исбат итте.

Чөнки бергәләшеп  шактый зур күләмдә акча тупланганда күп эшләр майтарырга, алда торган максатларга ирешергә мөмкин. Бигрәк тә хәзер - халыктан җыелган акчага хөкүмәт дүрт тапкыр арттырып өстәгәндә ничек шуннан файдаланып калмаска ди?!

Гражданнарның үзара салымы халыкның үз җирлекләрен үстерүгә: юлларны ремонтлау, урамнарны яктырту, чишмәләрне төзекләндерү һәм башка эшләр өчен ирекле рәвештә акча җыюны күздә тота. Актаныш авылында яшәүчеләр дә 2018 елның үзара салымын менә шушы максатларны күздә тотып, уртак эшләр өчен җыйган. Дәүләт тарафыннан арттырып кайтарылган акчага, чыннан да, бик күп эшләр башкарылган. 
 

Алар белән астагы фотогалерея аша танышыгыз! 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: