Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КАЙТУ: Актаныш тарихында яңа эпоха - Фәттаховлы яңа чор башланды (Актаныш районы башлыгы белән тәүге әңгәмә)

Энгель Нәвап улы үзе дә аңа йөкләтелгән район башлыгы вазыйфасын яңа хезмәт урыны дип кабул итми, бәлки, киресенчә, үзе үк сала башлаган юлны дәвам итү дип саный.

Бу атнаның беренче эш көнен Э.Н. Фәттахов рәсми рәвештә Актаныш районы башлыгы статусында башлап җибәрде. Хәер, гомеренең 14 елдан артыгын әлеге вазыйфага багышлаган зат өчен бу янәдән билгеләнү түгел, ә кабат кайту кебек. Туган җиренә, газиз халкы янына,  яраткан Актанышына кайту.


Энгель Нәвап улы үзе дә аңа йөкләтелгән  район башлыгы вазыйфасын яңа хезмәт урыны дип кабул итми, бәлки, киресенчә, күпмедер вакыттан соң, тәҗрибә сандыгын тагын да тулыландырып, яңа максат-бурычлар белән коралланып, үзе үк сала башлаган юлны дәвам итү дип саный. 


“Мин Актанышка теләп,яратып кайттым. Күп җирләрдә йөрдем, күп җаваплы урыннарда эшләдем. Барыбер туган җиреңә, туган районыңа эшләгән кебек итеп башка бер җирдә дә эшләп булмый” – журналистлар өчен оештырылган очрашуны нәкъ менә шушы фикерне әйтеп башлады Актаныш районының яңа  башлыгы.


Туган җиренә булган мәхәббәтне күпмедер дәрәҗәдә характерына да бәйле дип исәпли Энгель Нәвап улы. Шулай булмаса, Казан кадәр Казаннан Актанышта бер төн генә кунар өчен мөмкинлек туган саен кайтыр идеме икән ул? 


-    Туган яктан урап килү башкаладагы үтә җаваплы эшемне башкарыр өчен өстәмә көч, куәт дәрт бирә иде миңа,- дип искә ала ул бүген.


Кайтып-китеп йөрүләр атна саен кабатланса да, Актаныш – үзенең Энгеленнән, Энгель үзенең Актанышыннан башка төгәл 5 ел, 2 ай, 2 көн яши. Аннан соң инде Фәттахов үз теләге белән туган ягына кайта,йөрәге шулай куша чөнки, акылы шулай хәл итә! 


-    Зур тәҗрибә байлыгы бар, зур теләк бар эшләргә. Сәламәтлегем дә аллага шөкер,- дип, алга куелган планнары белән уртаклаша Башлык. Һәр сүзендә – тирән мәгънә, еракка төбәлгән карашында – иртәгәге көнгә ныклы ышаныч, һәр фикерендә еллар аша дәлилләнгән хакыйкать ята аның. 


“Дөнья бик тиз үзгәрә.Шушы үзгәрешләргә әзер булып торырга кирәк!” –әлеге фикер белән дә  ТРның мәгариф системасын 5 елдан артык җитәкләгән,шушы дәвер эчендә бу өлкәгә саллы  яңалыклар кертүгә ирешкән, еллар аша мөһимлеге исбатланачак   үзгәрешләр барлыкка китергән, үрнәк тә, өлге дә күрсәткән Энгель Фәттахов уртаклашты. Чыннан да, бик күп әйбер республика, район җитәкчелегеннән тора. Энгель Нәвап улының теләге – дөрес юнәлеш алып, Актанышны кызу темпларда үскән дөньяга ияртеп алып бару гына түгел,  ә бер-ике адым алгарак атлау:


-    Бу – реаль теләк. Моның өчен бары тик ныклы команда тупларга кирәк. Иң мөһиме кешеләр, аларның яшәеше өчен уңай шартлар тудыру. Мине район башлыгы итеп сайлаганнар, миңа ышаныч белдергәннәр икән – бу минем бурыч! 


Энгель Нәвап улы үз алдына, чыннан да,зур бурычлар куя. Мәгариф өлкәсеме ул,авыл хуҗалыгы тармагымы – һәр җирдә системага салынган эш оештырылырга тиеш. Район башлыгының Актаныш мәгариф системасын югарырак баскычта күрергә теләве гаҗәп түгел, чөнки бүген моңа бөтен мөмкинлекләр дә бар.


-    Район масштабында белем бирүнең сыйфаты мәгариф идарәсе җитәкчесеннән, ныклы методик үзәктән һәм көчле директорлар корпусыннан гыйбарәт. Районның авыл хуҗалыгы тармагында без ышанычлы җитәкчеләр корпусын саклап кала алдык,мәгариф өлкәсендә исә әле моңа ирешәсе бар,-дип исәпли Энгель Фәттахов. 


Әңгәмә  барышында Энгель Нәвап улы районның һәр тармагын энә күзеннән үткәрде.  Татарстанда Актаныш районы  авыл хуҗалыгы тармагының  еллар буе исбатланып килгән дәрәҗәле исеме,  горурланырлык эшләре булса  да,  җитәкче бу өлкәдә дә реаль алга  китеш кирәклегенә басым ясады. 


-    Быел республика күләмендә тулаем җыем буенча  иң югары күрсәткеч бездә. Әмма ул ел саен стабиль булырга тиеш. Ни өчен бүген Актаныш гектардан уртача   50-70 центнер уңыш алырга сәләтсез? Икенче елга мин  бу юнәлештә  хуҗалык җитәкчеләре алдына инде катлаулырак бурычлар куям. Фән үсә, технологияләр үсә.Нигә Актаныш бу үсешкә иярмәскә тиеш? – кебек сораулар борчый район башлыгын. Хәер, замана белән бер адымда атлаган һәркемгә кагылышлы урынлы борчылу бу. 


Район МЭТ саны буенча 40 000 чиген үтүне бурыч итеп куйса, сөтчелек тармагында тәүлеккә 200 тонна сөт алуга йөз тота ул. Инвестицияләр кертүне дә дәвам итәчәк район. Нәкъ менә шулар бәрабәренә сөтне тулысынча эшкәртү комплекслары барлыкка килергә тиеш дигән ныклы ышаныч бар. 


Төзелеш өлкәсендә дә торгынлык чоры булмаячагын искәртте Э.Н. Фәттахов:


-    Социаль объектларга кытлык булмаса да, алар алга таба да төзеләчәк, искеләрне яңарту шул  рәешле дәвам итәчәк.  XXI гасыр таләпләренә туры килерлек бер мәктәп төзисе бар Актанышта. Яңа баш калкытып килүче микрорайоннар киләчәктә иң беренче чиратта юл,су, газ, электр белән тәэмин ителәчәк. 


Саный китсәң, халыкны борчыган мәсьәләләр,чишелеш көткән сораулар шатый. Аларны хәл итәр өчен Энгель Нәвап улының теләге дә, үҗәлеге дә бар:


-    Җитәкчелек халыктан аерым булырга тиеш түгел!  Районда яшәүчеләрнең фикеренә колак салып эшләгәндә генә алга куелган максаларга ирешергә мөмкин. Минем Актанышны матур бер дәүләт итеп күрәсем килә. Һәм моның өчен мин җиң сызганып эшләячәкмен,- дип, бу хакта бәян итте район башлыгы. 

Районның иң югары постын  биләүче Э.Н. Фәттаховка  халык нәкъ элекке кебек ышаныч белдерә, райондашыбыздан зур эшләр дә, якты киләчәк тә көтә алар. Ә үз халкыңның ышанычын аклау – җитәкче өчен беренче урында. 


-    Мин булганыннан канәгать  булып утыра торган кеше түгел. Үзем дә чабачакмын, башкалардан да шушы темпта эшләүләрен сораячакмын! – дигән  таләптә район башлыгы белән оештырылган тәүге әңгәмәгә нокта куелды.

 Актаныш тарихында исә яңа эпоха, Фәттаховлы яңа чор башланды.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев