Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ҺӘЛАКӘТ: Актанышта иминиятләштерелмәгән сарай көлгә әйләнгән - зыянның якынча суммасы 400 мең сум (+УРЫННАН ФОТОЛАР)

8 ноябрь төнендә,  01 сәгать 14 минутта,  районның янгынга каршы бүлегенә ЕГИС ГЛОНАСС+112 системасы   аша Актаныш  авылындагы М. Җәлил урамында сарай яну хакында ашыгыч хәбәр килеп ирешә. 

Кичекмәстән күрсәтелгән адреска   “ТР буенча 15 ОФПС”  ФГКУ ПСЧ-103 башлыгы,  эчке хезмәт өлкән лейтенанты И.И. Шәрифьянов, Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы М.Д. Арсланов  белән беррәттән ашыгыч ярдәм машинасы, электр, газ оешмаларының дежур бригадалары юл ала. 

Янгын объекты: бер катлы кирпеч сарай, зурлыгы 4x8 м, түбәсе ике яклы, агач рәшәткә буенча шифер белән капланган. 2000 елгы корылма  электрлаштырылмаган, газ кертелмәгән. 1948 елгы Д.З. милке иминиятләштерелмәгән. 

Коткару хезмәте килгәндә, янгын  32 кв. м мәйданны камап алган була. Өстәвенә, утның 4 метр ераклыкта урнашкан йортка күчү куркынычы саклана. Хуҗа сүзеннән, сарайда терлекләрнең булмавы ачыклана. 

Төнге 1 сәгать 47 минутта янгын тулысынча авызлыклана. Янгын нәтиҗәсендә 32  кв.м мәйданда сарай янып бетә. Һәлакәттә һәлак булучылар, тән казасы алучылар  юк.

 Матди зыянның якынча суммасы 400 мең сум. Коткарылган милекнең якынча суммасы 1 500 000 сум итеп билгеләнә. 

Янгын сәбәпләре ачыклана. 

8  ноябрьдә килеп чыккан янгын нәтиҗәләрен бетерүдә  15 кеше һәм 8  берәмлек техника катнашты дип хәбәр итә Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы М.Д. Арсланов. 
 

Сүз уңаеннан, быел Актаныш районында теркәлгән янгыннар саны ике дистәдән артып киткән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев