Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

МӘГАРИФ СУЛЫШЫ: Актанышта мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре катнашында семинар үзды

Актаныш район мәгариф эшчәнлеген камилләштерүдә мәктәп директорлары белән берлектә узучы чираттагы киңәшмә бүген Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында семинар форматында узды.

"Тулы көн мәктәбе шартларында укыту-тәрбия процессын оештыруда системалылык булдыру" дигән семинар барышында директорлар һәм балалар бакчалары мөдирләре "Гаделлек эзләп", "Яшь укытучы көндәлеге", "Заманча дәреснең уңыш формуласы", "Аргументлау күнекмәләрен һәм бәхәс этикетын үстерү чарасы буларак мәктәп дебатлары", "Бала күңеле - төпсез нигез" темалары буенча мастер-классларда булдылар. З.Вәлиева, Ч.Шәрипова, Л.Әюпова, М.Гыйльметдинов, Л.Хөсәеновның эш тәҗрибәләре белән танышып, ачык дәресләрдә катнаштылар. Семинарның төп темасы, тәрбия юнәлешендә традицияләр сакланышы, һөнәри үсеш, татар телен укыту үзенчәлекләре буенча чыгышлар тыңлап, фикер алыштылар. 

Семинар Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә район мәгариф идарәсе оештырган дәүләт имтиханнарына укучыларны әзерләү буенча ачыктан-ачык сөйләшү белән дәвам итте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев