Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

НӘРСӘ СОҢ БУ?: Кичә Актанышта 20нче мунча янды

24 декабрь кичендә Актаныш районы территориясендә 20нче мунчага “кызыл әтәч” кунуы мәгълум булды.


Инде елны тәмамлаганда, янгыннар хакында башка язасы булмас дип уйлаган идем.  Янгыннан зыян күргән 19 мунча да Актаныш районы өчен бик зур сан. Әмма...  мин сорыймын яртыны, ходай бирә алтыны дигәндәй, 24 декабрь кичендә Актаныш районы территориясендә 20нче мунчага “кызыл әтәч” кунуы мәгълум булды. 


Бу юлы янгын Иске Айман авылының Мәҗитов урамында теркәлгән. 22.00 сәгатьтә ТР Яр Чаллы янгынга каршы хезмәтенең Әнәк авылындагы аерым кизү бүлегенә бу хакта ашыгыч хәбәр килеп ирешә. 


Янгын сүндерү төркеме, бүлек җитәкчесе Илназ Миңнахметов җитәкчелегендә, янгын урынына санаулы минутлар эчендә килеп җитә. Озак та тормый, “Нур Баян” кизү бүлеге машинасы да янгын урынына кузгала.  


Бу  вакытта Мәҗитов урамында урнашкан шәхси хуҗалыкта мунчаны ут камап алган була. 9 кв.метр мәйданда таралган ут, шөкер, тирә-як корылмаларга, шул исәптән 3 метр ераклыкта урнашкан сарайга да,  куркыныч тудырмый. 23 сәгать 12 минутта янгын сүндерү хезмәткәрләре утны тулысынча авызлыклауга ирешә. 


Янгынны иң беренче булып күршеләр күреп ала, алар тиз арада янгын бүлегенә шалтырата. Янгыннан зыян күргән корылма – 2007 елда төзелгән бер катлы бүрәнә мунча, ул утын белән ягылган. Гаиләгә килгән зыян күләме якынча 100 000 суны тәшкил итә. Ни кызганыч, ул иминиятләштерелмәгән булган. 


Беренчел фаразлар буенча, янгын төтен чыгу юлларының төзек булмавы нәтиҗәсендә килеп чыккан. Шунысын искәртеп үтү мөһим: җирлектә  ТР Яр Чаллы янгынга каршы хезмәтенең Әнәк авылындагы аерым кизү бүлеге тарафыннан август аенда һәр хуҗалыкта янгын куркынычсызлыгы буенча аңлату эшләре оештырылган, йорт хуҗаларыннан бу хакта имзалар да алынган.  Янгынга каршы су чыганакларын тикшерү эше исә 4 октябрьдә гамәлләштерелгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев