НӘТИҖӘ ЯСАП: "Актаныш-информ" янә почта хезмәткәрләрен хөрмәтләде (+ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Күркәм традиция буенча, “Актаныш-информ” ММҮ районыбыздагы почта хезмәткәрләренең тырыш-нәтиҗәле хезмәтен хөрмәтләп, аларга бүләкләр тапшырды.
Мөхәрриятебез һәр ярты ел саен хат ташучыларыбызга шул рәвешле рәхмәт сүзләрен ирештерә, районыбыз сулышын яктырткан “Актаныш таңнары”н абуначеләребезгә җиткерүдә мөһим звено булып торган хезмәт ияләренә тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешү өчен стимул бирә.
Бу юлы 2019 елның икенче яртыеллыгына “Актаныш таңнары” газетасын иң күп яздыруга ирешкән почта бүлекчәләренә, хат ташучыларга Рәхмәт хатлары, бәһале бүләкләр тапшырылды. “Татмедиа” АҖнең “Актаныш-информ” филиалы җитәкчесе Руслан Усманов кулга-кул тотынышып эшләгән әлеге тармак вәкилләренә нәтиҗәле хезмәтләре өчен чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Почта бүлекчәләре арасында игълан ителгән бәйге нәтиҗәләре буенча, беренче урынны 245 абуначене “Актаныш таңнары”на яздырган Яңа Әлем бүлекчәсе яулады, җитәкчесе Р.Р. Сафина; Икенче урында - 156 язылучы белән Татар Суыксуы җирлеге почта бүлекчәсе, җитәкчесе З.Б. Булатова. Өченче урынга 144 абуначене яздыруга ирешкән Качкын почта бүлекчәсе лаек булды. Җитәкчесе – А.М. Кашапова.
Актаныш буенча иң күп яздыручы хат ташучылар булып, Нурия Басыйрова, Зөлфия Гәрәева, Фидәния Зәкиева, Гөлгенә Гәреевалар танылды.
100 хуҗалыкка кадәр булган авылларда хат ташучылар арасында Иске Кормаштан Анисә Шәмсиева, Чалманараттан Дилә Бәдертдинова, Аккүздән Айгөл Ганиева, Чишмәдән Венера Кәшбуллиналар Рәхмәт хатларына һәм бүләкләргә ия булды.
100 хуҗалыктан күбрәк булган авылларда хат ташучылар арасында Яңа Әлем авыл җирлегеннән Рузалия Хамидуллина, Әлфинур Фаррахова, Качкыннан Миләүшә Сиранова, Такталачыктан Гөлсәрия Гиздатуллиналар җиңүче дип табылды. Тәбрик итәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев