Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

НУРБАЯНЛЫЛАР ҮРНӘК КҮРСӘТТЕ: Хуҗалык беренчеләрдән булып 2019 ел уңышын югалтуларсыз җыйнап алуга иреште

Көнне төнгә ялгап куйган хезмәтнең нәтиҗәсе дә куанычлы: хуҗалык, беренчеләрдән булып, 2019 ел уңышын җыеп алып, Актаныш районы аграрийларының финиш сызыгына тәүге юлны ярды.

Нур Баян хуҗалыгы урып-җыю кампаниясенә 24 июльдә старт биргән иде. Гадәттәгечә, бар көчен, булган бөтен резрвын басу-кырларга юнәлтте ул. Көнне төнгә ялгап куйган хезмәтнең нәтиҗәсе дә куанычлы: хуҗалык, беренчеләрдән булып,  2019 ел уңышын җыеп алып, Актаныш районы аграрийларының финиш сызыгына тәүге юлны  ярды.  

Шактый үзенчәлекле килгән урып-җыю чорын уңышлы төгәлләүгә ирешкән Нур Баян хуҗалыгы хезмәтчәннәрен матур җиңүләре белән район башлыгы Энгель Фәттахов тәбрик итте.

2011 гектар мәйданда югары технология белән игелгән бөртекләрдән 70630 центнер тулай җыем алуга ирешкән хуҗалыкның бер гектарга уртача уңышы 35,1 центнер. 

Бер ай һәм ике көн -  быелгы яңгырлы ел өчен мактанырлык күрсәткеч бу. 


Нур Баян исемендәге хуҗалыкта 16нчы урып-җыю сезонын каршылаган кладовщик Ринат ага Мәҗитов та эш темпларын яхшы дип бәяли. Тоташ  яңгырлардан торган көннәрне дә чикерсәң, нәтиҗә тагын да уңайрак булыр иде, мөгаен. 

Иң мөһиме, хәзер инде нурбаянлыларның бөртекле культуралары түбә астына кайтып беткән.

Ындыр табагында исә әле дә тулы куәттә эш кайный. Урып-җыюның иң кызган чорында ике сменада оештырылган эшкә хуҗалык хезмәтчәннәре белән беррәттән мәктәп укучылары да җәлеп ителгән. 26 август көнне соңгылары амбарда иде. 


- Июль аеннан бирле эшлибез. Ашату оештырылган, түләү яхшы, мәктәп кирәк-яракларын, уку формаларын үзебез эшләп тапкан акчага алдык, - дип, сөенечләре белән уртаклашты тир белән табылган акчаның кадерен аңлаган укучылар. 


Кыр корабларын иярләгән механизаторларны исә алдагы көннәрдә фермада эш көтә: хуҗалыкта эшче кулларның кирәкми торган чагы бармы соң инде ул!? 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев