Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

РАЙОНДА ИКЕНЧЕ ФУТБОЛ ЧЕМПИОНАТЫ ТӨГӘЛЛӘНДЕ: Уен - җанлы, командалар саллы булса да, көтелгән "гол" кермәде (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Көтелгән исәп кенә ачылмады - капкалар соңгы минутка кадәр туп көтте, җанатарлар – җиңүче команданы.

Актаныш районында иртәннән башланган бәйрәм чаралары кичке сәгатьләрдә үзәк стадионда дәвам итте. 

Татарстанның туган көне уңаеннан мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт программасын райондашларыбыз алкышларга күмде. 

Бәйрәмнең җыр-моңлы  өлеше район үзәгендәге оешма-предприятиеләрнең футбол чемпионаты финал уеннарына бәйләнеп китте. Бүген үзәк стадионда чемпионатның иң көчле командалары - балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе белән кече нефть оешмасы командалары уен күрсәтте.

Футболны тамаша кылырга килүчеләр беренче минутлардан ук көчле уен көтте: ни дисәң дә, көндәш командалар бу уенга ныклы әзерлек белән кергән иде. Әмма уенның беренче таймы 0:0 исәбе белән тәмамланды - уенчыларның берсенең дә баш бирәсе килмәве аерым-ачык чагылды уен барышында. 

Икенче тайм башланганда футболчылар ярсыган, җанатарлар ярыйсы ук кызган иде. Шуңа күрә дә алдагы 20 минут бер тында үтте. Көтелгән исәп кенә ачылмады - капкалар соңгы минутка кадәр туп көтте, җанатарлар – җиңүче команданы. 40 минут дәвам иткән чемпионат, шул рәвешле, җиңүчесез тәмамланды. 

Бүгенге чемпионат дәвамында җанатарлар сафында уенны күзәткән районның башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов авыл җирлекләре командаларының уенын мактап телгә алды. Ул вакытта Татар Суксуның Яңа Кормаш футболчылары, хуҗаларны пенальтида  тар- мар итеп, "абсолют җиңүче" титулын җирлекләренә алып кайтып киткән иде. 

Гадәттәгечә, бу чемпионатка да зурлап нәтиҗә ясалды. Район оешмалары арасында барган чемпионатның җиңүчеләр өчлеген  Мәдәният бүлеге  командасы түгәрәкләде. Гомуми уен нәтиҗәләрен исәпкә алып, беренче урын  балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә бирелде, икенче урында   -  "ГранаТ-Стан Групп" кече нефть  компаниясе. Яхшы уен күрсәткән әлеге командаларга кубок, медаль һәм грамоталар тапшырылды. Шулай ук оешма җитәкчеләре дә хөрмәтләнде. 

Менә шундый нәтиҗәләр белән бүген Актанышның үзәк стадионы икенче чемпионатны озатты. Әмма бу стадион спортсөярләрсез торачак дигән сүз түгел. Ул һәрвакыт сәламәт яшәү рәвешен алга сөрүчеләр өчен ачык булачак. Килегез! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев