Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

АКТАНЫШТА ЧЕМПИОНАТ ДӘВАМ ИТӘ: Оешмалар тик тормый - көчлеләр футбол уйный

Күпләр хамимият командасына зур өметләр баглаган булса да, мәдәният хезмәткәрләре аларны 14:1 исәбе белән тар-мар итте.

Актанышның үзәк стадионында оешма-предприятиеләр арасында футбол чемпионаты дәвам итә. Җиде көнлек уеннардан соң шактый  көчле командаларны билгеләп үтә оештыручылар. Алар сафында кече нефть компаниясе, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, район мәдәният бүлеге футболчылары бар. 

Август ахырына кадәр дәвам итәчәк чемпионат тиздән үз җиңүчеләрен билгеләячәк. 

20 август көнне Актанышның үзәк стадионында район хакимияте белән мәдәният бүлеге командалыры үзара көч сынашты. Күпләр хамимият командасына зур өметләр баглаган булса да, мәдәният хезмәткәрләре аларны 14:1 исәбе белән тар-мар итте. 

Реклама

22 август көнне кече нефть компаниясе белән Түбән Кама сусаклагычын эксплуатацияләү идарәсе футболчылары  да көчле уен күрсәтте. Ул көнге чемптонат  кече нефть компаниясе файдасына 7:0 исәбе белән төгәлләнде. 

Август ахырына кадәр дәвам итәчәк район чемпионаты  тиздән үз җиңүчеләрен билгеләячәк  командаларга уңышлар телибез! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев