Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Ремонт бара. Юллар яхшырырмы?

Муниципаль юл фондының асфальтлау программасы, региональ юллар программасы буенча район хакимияте бинасында узган чираттагы брифингта район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов таныштырды.

 

– “Авыл юлларын щебенка белән түшәү” программасы буенча быел эш тәмамланып килә. Актанышта Совет урамы, Ирмәш авылы бөтен килеш, Яхшый авылында һәм Татар Суыксуы авылында эшләр эшләнде. Щебенка салу  буенча 20 миллион сумлык эш башкарылды. Асфальтлау программасы буенча 15 миллион сум акча каралган иде. Аның буенча Актанышның Көньяк урамын  һәм аскы Актанышта Колхоз һәм Үзәк урамнарына щебенка салынды. Муниципаль юл программасы буенча Риза Ишморат, Һади Такташ урамнарында,Чөгәнәдә башлангыч мәктәп урамында эш бара. 

Юллар программасы буенча Иске Әлем, Усы авылларын асфальт юл белән тоташтыру, Теләкәй тавында реконструкция эшләре, Иске Кормаш – Шәбезбаш авылын тоташтыру, Иске Әлем – Чишмә авылы юлын эшли  башлау күздә тотыла.

–Татар Суыксуы белән Ямалы арасындагы ике километр озынлыктагы асфальтланмый калган юлны узу машиналарга шактый кыенга төшә.

–Чыннан да, юл проблемасы бар. Алдагы ике елда Күҗәкә, Суыксу, Ямалы арасын эшләрбез дигән план бар. Акча җитмәү сәбәпле, ул тукталган иде. 

–Актаныш-Ямалы юлына  капиталь ремонт каралганмы?

–Актаныш- Пучы- Бүләк дип аталган әлеге юлның Уразай-Такталачык арасы иң начарлардан санала. Аны да программага кертү буенча эш алып барыла. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев