Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ШӨКЕР, ФАҖИГА БУЛМЫЙ КАЛДЫ: Актаныш районында 8 балыкчы боз белән бергә “китә язган”

Хәсрәт-балыкчылар, җиргә аяк басу белән, качу ягын караганнар.


Бу ялларда халык язның иң матур мизгелләренең берсе булган боз агуны күзәтте.  Быел Агыйделдән боз иртәрәк кузгалды.  Яр буйлары халык белән тулды – календарьдә урын алмаган бу бәйрәмне райндашларыбыз, гадәттәгечә, зурлап билгеләп үтте.  


Әмма быелгы боз озату Актаныш өчен аздан гына фаҗига белән тәмамланмый калды.  Ходай саклады булса кирәк. 


Татар тотып карамый ышанмый бит ул. Балыкчылар да, язгы боз ястык калынлыгы булса да, ышанма дигән гыйбарәне, үзләренең тормышларын куркыныч астына куеп, сынап караган. Агыйдел елгасының Әҗәкүл авылы янындагы өлешендә аерылган боз кисәгендә  басып калган сигез балыкчы  ул мизгелләрдә нәрсә хакында уйлады икән  - әйтүе авыр. Тамакның  гүргә кертергә мөмкинлеген, шәт, аңлаганнардыр. 

7 апрель көнне, 12 сәгать 15 минутта “Глонасс - 112 “ системасы аша әлеге хәбәр районның коткару бүлегенә килеп керә. 

Реклама

Ике ярны тоташтыручы паром юлында булган гадәттән тыш хәл җаваплы вәкилләрне тиз арада  аякка бастыра. Урынга оператив хезмәткәрләр юл ала. 

12 сәгать 55 минутта боз тоткыннарын  “Волна”  кичү хезмәткәрләре “Марс-700” Һава мендәрендәге судно белән коткара. Вафат булучылар, зыян күрүчеләр юк. 

Балыкчылар үзләре, мөгаен, бу бәладән җиңелчә курку белән генә котылганнар дигән фараз бар. Чөнки хәсрәт-балыкчылар, җиргә аяк басу белән, качу ягын караганнар.  Ир уртасы булган сигез кешенең ваемсызлыгы  аркасында килеп чыккан гадәттән тыш хәлне  бетерүгә  9 кеше һәм 4 берәмлек техника җәлеп ителгән. 

Коткаручылар исә чаң суга: балыкчылар өчен үтә дә куркыныч чор башланды. Нәкъ менә язгы вакытта  сулыкларда куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү аркасында дистәләрчә кешенең, шул исәптән кызыксынучан балаларның гомере фаҗигале төстә өзелә. Саклык чаралары хакында онытмагыз! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев