Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

СИШӘМБЕ БРИФИНГЫ: “Агростартап” программасында актанышлылар катнашмаса, безгә бәя булмас!

Иске Сәфәр, Күҗәкә, Усы, Түке, Иске Кормаш җирлекләреннән бу программага катнашырдай райондашларыбыз инде билгеле.

Россиядә дәүләт ярдәменең яңа формасы – “Агростартап” грантлары барлыкка килде. Алар фермер хуҗалыгын оештырырга җыенучыларга беренче адымнарын ясарга ярдәм итәчәкләр. “Агростартап” грантына авыл җирендә даими яшәүче һәм авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә җыенучы Россия Федерациясе гражданины дәгъва кыла ала. 

Актаныш районында оештырылып килүче сишәмбе брифингы да бүген “Агростартап” программасына һәм ул тәкъдим иткән грантларга багышланды. 

Чарада район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова, Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева,   район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров, идарәнең  финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәммәтдиновлар катнашты. Җирлек башлыклары брифингка видеоэлемтә аша кушылды. 


Агростартап - ул дәүләттән үз хуҗалыгын үстерүгә 3 млн. сумга кадәр яки,  хуҗалык кооперативта торса, 4 млн. сумга кадәр акча алу мөмкинлеге. Акча финанслашу шартларында бирелә. Фермер аңа хуҗалык төзү һәм үстерү өчен күпме акча кирәклеген билгеләргә тиеш: әлеге сумманың 90% тан да артмаган өлешен) Дәүләт бирәчәк һәм фермерга 10% тан да ким булмаган күләмдә үз акчаларын салырга туры киләчәк.

Акча конкурс нигезендә бүленә. Грантка дәгъва кылучыга авыл хуҗалыгы министрлыгына үз хуҗалыгының бизнес-планын (булдыру һәм үстерү проекты) тәкъдим итәргә тиеш.  Барлык бизнес-планнар төбәкнең приоритетлары нигезендә төзелгән махсус шкала буенча бәяләнәчәк. Баллар суммасы буенча конкурста җиңүчеләр билгеләнәчәк – алар дәүләт ярдәме алачак.


Грантны авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән җир кишәрлекләре, авыл хуҗалыгы терлекләре, авыл хуҗалыгы техникасы һәм инвентаре, йөк автотранспорты, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү җиһазлары, күпьеллык үсентеләр алу, фермалар төзү өчен кулланырга мөмкин. 

“Агростартап” программасында КФХлар да катнаша ала. Әгәр КФХ ачылмаган булса, грант отканнан соң аның ике атна эчендә гамәлгә куелуы шарт. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы 2019  - 2024  елларга   “Агростартап” проекты буенча  “Фермерларга  ярдәм  системасын  булдыру һәм авыл  кооперациясен үстерү” төбәк проектын  гамәлгә ашыру  кысаларында кече  хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы  җитештерүе эшчәнлеген үстерү, авыл  хуҗалыгы  өлкәсендә  кече  һәм урта  эшкуарлык  субъектларына җәлеп  итүне  тәэмин  итү,  авылда  халыкны  эш белән  итүне  арттыру буенча грант бирүгә крестьян (фермер) хуҗалыкларын  сайлап алу  конкурсы  башлану  турында  игълан  итә. Гаризалар  һәм  документлар    2019 елның  6 августыннан  4 сентябренә  кадәр  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында кабул ителә. 

Район җитәкчелеге актанышлыларны әлеге программада катнашырга чакыра. Өстәвенә, безнең җирлекләрдә үз эшен булдырырга теләгән яисә инде башлангыч салынган эшмәкәрлек юнәлешен үстетергә омтылучы тырыш кешеләр җитәрлек. Иске Сәфәр, Күҗәкә, Усы, Түке, Иске Кормаш җирлекләреннән бу программага катнашырдай райондашларыбыз инде билгеле. 


“Агростартап”  турында тулы мәгълүмат алу өчен район авыл хуҗалыгы бүлегенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев