Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ТАРИХИ МИЗГЕЛ: Актаныш районы WorldSkills флагын ”Кызыл олау” белән бер көнне каршы алды (+ФОТОЛАР)

WorldSkills флагы  эстафетасы бүген Актаныш районында республика этабы кысаларында утыз җиденче тукталышын ясады.

24 май көнне  VII “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалы ябылу тантанасы кысаларында Россия Федерациясе Мәгариф министры Ольга Васильева һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан районнары буйлап үтәчәк WorldSkills флагы эстафетасының финал этабына старт биргәннәр иде.

Актанышта исә тарихи флагны сәламләү тантанасы район өчен гаять мөһим чара – “Кызыл олау”ны – 2019 елның тәүге икмәген каршылау тантанасы кысаларында үтте. 

Исегезгә төшерәбез, WorldSkills флагы эстафетасы 2017 елда башланып киткән иде. Флаг һөнәри осталык буенча чираттагы дөнья чемпионатын кабул итәчәк Казан шәһәренә WorldSkills AbuDhabi 2017 дөнья чемпионаты ябылу  вакытында тантаналы рәвештә тапшырылды. Аннан соң аны Сочига алып кайттылар, “Флаг эстафетасы” проектына старт шуннан бирелде. 2017 елның декабрендә флаг Халыкара космик станциягә җибәрелде һәм анда ике айдан артык булып, 2018 елның февралендә Җиргә әйләнеп кайтты. Эстафетаның Мадридта узган халыкара этабы старт алганнан соң флаг һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатларын алдарак кабул иткән 20 ил буйлап сәяхәткә чыкты. 

WorldSkills флагы инде Германиядә, Нидерландта, АКШта, Корея Республикасында, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Португалиядә, Финляндиядә, Франциядә, Ирландиядә, Швейцариядә, Австралиядә, Канадада, Италиядә, Бельгиядә, Бөекбританиядә, Австриядә, Бразилиядә, Япониядә булырга өлгерде. Россиягә флаг Кытай Тайбэеннан кайтты, ул илдә флагны 48 нче WorldSkills милли чемпионаты вакытында сәламләгәннәр иде. Һәрбер илдә флагка ул илләрдә узган ярышларның логотиплары төшерелде.

WorldSkills флагы эстафетасының Россия этабы 2018 елның августында Көньяк Сахалинда узган VI “Яшь профессионаллар” (WorldSkillsRussia) милли чемпионаты финалында башланды. Флаг Россия Федерациясенең 24 субъектында булып чыкты. Эстафетаның Россия этабы корпоратив һәм тармак чемпионатлары кысаларында узды, федераль округларның барлык үзәкләренә дә кагылды. Флаг Россия Федерациясендә сәнәгать лидерларын һәм зур предприятиеләрен әйләнеп чыкты, хәзер исә сәяхәтен Татарстан Республикасы буйлап дәвам итә.


Актанышыбызга WorldSkills флагы су юлы аша килде – аны райондашларыбыз Агыйдел елгасы ярыннан кабул итеп алды.

Әлеге тарихи мизгелләррдә район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев, мәктәп укучылары катнашты. Тантана кунаклары белән бергә Актаныш җиренә  чемпионат талисманнары Алтын һәм Алмаз да аяк басты. 

Бик күп илләр гизгән дәрәҗәле флаг районыбызның ресурс үзәге булган Актаныш технология техникумында да булып, ул биредәге  WorldSkills программасы буенча алып барылган эшчәнлек белән танышты.

Техникум каршында кунакларны Илшат Габделхаев җитәкчелегендәге тулы колектив каршы алды. 

Бүгенге чараның кульминацион ноктасы район мәдәният сарае каршында оештырылды. Бу юлы да Әлфия Афзалова исемен йөрткән данлыклы бина илкүләм тарихи вакыйганың шахиты булды. 

Реклама

WorldSkills хәрәкәте вәкилләре исә авыл хуҗалыгы районы буларак даны еракларга таралган Актаныш районының тәүге икмәген кабул итү мизгелләрен үз күзләре белән күрде. “Кызыл олау” дип исемләнгән чара районда рәсми төстә 2019 елның урып-җыю кампаниясе башлануын хәбәр ите. 

Актаныш район башлыгы Э.Н. Фәттахов басу-кырлардан кайткан тәүге икмәкне  бөтен халык белән каршы алуны күптәннән килгән традиция дип атады. “Һава торышы җиңел булырга охшамый. Әмма игенчеләребез тир түгеп үстергән икмәкне быел да югалтуларсыз җыеп алырга язсын!” дигән теләген җиткерде Энгель Нәвап улы. 

Чыннан да, быелның тәүге икмәген, өстән явып торуга карамастан,  җирлек башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре, оешма-предриятие директорлары, өлкән буын вәкилләре, мәктәп укучылары, хәтта бакча нәниләре бергәләп, бердәм булып, зур өметләр белән  кабул итте. 

Икмәкне олылауга багышланган чара WorldSkills флагын хөрмәтләү  тантанасы белән дәвам итте. Флагны кабул итеп алган район башлылы Энгель Фәттахов аңа Актаныш районы  гербын беркетте.

Шул рәвешле, республика буйлап сәяхәтен дәвам итәчәк WorldSkills флагында хәзер Актанышның да сүрәте бар.  

Алга таба хәрәкәт вәкилләре,  Актанышның 2019 ел уңышы төялгән машиналары колоннасына кушылып, икмәк кабул итү пунктына юл алды. Тарихи WorldSkills флагы безнең районнан халык өчен муллык төшенчәсенең, бернинди бизмәннәргә дә салып үлчәп булмый торган икмәк кадеренең никадәр зур булуына инанып, алга таба юл алды.

Флаг эcтафетасының финал ноктасы исә Казанда 2019 елда һөнәри осталык буенча “WorldSkills” стандартлары нигезендә узачак 45 нче дөнья чемпионаты булачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев