Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ТАРИХИ ВАКЫЙГА: Актаныш белән Казахстанның Таскалин районы арасындагы ике яклы килешүгә кул куелды (+ФОТОЛАР)

Рәсми очрашуда район башлыклары тарафыннан тарихка теркәлерлек мәртәбәле эш тә башкарылды.

Бүген Актаныш районы Көнбатыш-Казахстан өлкәсенең Таскалин районыннан дәрәҗәле кунаклар кабул итте. Таскалин районының акимы Халелов Алдияр Сансызбай улы җитәкчелегендәге делегацияне район башлыгы Э.Н. Фәттахов  рәсми төстә район хакимияте бинасында кабул итте. 


Эшлекле сөйләшү барышында ике республиканың  ике район башлыгы киләчәктәге хезмәттәшлек хакында сөйләште. 


Энгель Нәвап улы Казахстан делегациясен районның яшәеше белән таныштырды, авыл хуҗалыгы, мәгариф, мәдәният, төзелеш тармакларында эшләнгән эшләр хакында бәян итте. 


Алдияр Сансызбай улы, үз чиратында, Актанышка оештырылган эш сәфәренең максатын ачты. Аның сүзләреннән аңлашылганча, Таскалин районы киләчәктә Актаныш үрнәгендә халыкның яшәеше өчен уңай шартлар булдыруны дәвам итәргә тели. Гомумән, аким безнең район белән киләчәктә тыгыз элемтә булдырырга ниятләвен белдерде. 


Рәсми очрашуда район башлыклары тарафыннан тарихка теркәлерлек  мәртәбәле эш тә башкарылды.  Э.Н. Фәттахов инициативасы белән бүген Көнбатыш-Казахстан өлкәсенең Таскалин районы һәм Татарстан Республикасының Актаныш районы арасында, сентябрьдә төзелгән меморандумны детальләштерү максатыннан, ике яклы  килешүгә кул куелды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев