Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КӨН КАДАГЫНДА: Актаныш районы Казахстан делегациясен кабул итте (+ БЕЗНЕҢ ҖИТЕЗ ФОТООТЧЕТ)

Актаныш районы Көнбатыш-Казахстан өлкәсенең Таскалин районыннан дәрәҗәле кунаклар кабул итте.


Сентябрь аенда Көнбатыш-Казахстан өлкәсенең Таскалин районы һәм Татарстан Республикасының Актаныш районы арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни-гуманитар хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды, меморандум төзелде. Әлеге документ алга таба Актаныш белән Таскалин районнары арасында эшлекле мөнәсәбәтләр булдыруга ныклы нигез ташы булды. 

Шушы рәсми чара үтеп, бер айдан соң Актаныш районы Көнбатыш-Казахстан өлкәсенең Таскалин районыннан дәрәҗәле кунаклар кабул итте. Таскалин районының акимы Халелов Алдияр Сансызбай улы җитәкчелегендәге эш сәфәре Актанышта 3 көн дәвам итәчәк. Аның урынбасары, авыл хуҗалыгы, эшмәкәрлек тармагы вәкилләре, фермерлар, район газетасы мөхәрриреннән торган делегация шушы вакыт аралыгында Актаныш районы, аның җитештерү сәнәгате, белем бирү, сәламәтлек саклау  учреждениеләре, хуҗалыкларының эшчәнлеге белән якыннан танышуны максат итеп куя. Шул рәвешле Казахстан районы  Татарстан белән ике арага ныклы хезмәттәшлек күпере салырга тели. 


Таскалин районы акимы урынбасары Жубанышкалиева Люция Асет кызы сүзләренчә, Актаныштан үрнәк алыр урын бар. Бүген безнең район таскалинлыларны мәдәни яктан таң калдырган җирлек. Алар безне мәдәнятле, мәгърифәтле халык буларак белә. Киләчәктә үзара хезмәттәшлек, дуслык ике як өчен дә уңай нәтиҗәләр бирәчәк. 


Казахстан кунаклары район  белән танышуны Актанышның “Туган як” музееннан башлады. Сәфәр барышында делегацияне районның Башкарма комитет җитәкчесе И.Ш. Бариев озата йөрде. Актанышның бөтен тарихын үзенә сыйдырган музей таскалинлыларда онытылмас хатирәләр калдырды. Һәр экспонат, һәр зал алар тарафыннан җентекләп өйрәнелде, үзебезнең үткәнебезгә битараф булмау алар тарафыннан югары бәяләнде. 


Район белән танышу  “Актаныш” сәнәгать  паркы территориясендә дәвам итте. “Актаныш ” агросәнәгать паркы заманча, күпфункцияле технологик комплекс буларак күзаллана, аның эшчәнлеге авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшмәкәрлекнең кече һәм урта формаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.  Паркның мөмкинлекләре хакында делегациягә  район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева бәян итте.

Дәрәҗәле кунаклар "Актаныш агрегат заводы"нда да булдылар, бүгенге көндә аның җитештерүчәнлеге, биредәге хезмәт шартлары белән таныштылар. 


Мәгариф өлкәсендә дә алга киткән район буларак, Актаныш Таскалин районы вәкилләренә Кәзкәйдә урнашкан Кадет-интернат мәктәпне дә күрсәтте.  Кадетлылар делегацияне бәйрәмчә зур әзерлек белән каршы алды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев