Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ТАРИХИ ВАКЫЙГА: Актаныш районында XXI гасыр балалар бакчасы ачылды

Бүген Пучы авыл җирлегендә урнашкан “Сандугач” балалар бакчасы рәсми төстә ачылып, нәниләрне кабул итте.

Районның мәгариф тармагы өчен зур әһәмияткә ия чарага мәктәп директорлары һәм бакча мөдирләре дә чакырулы иде. 


Балалар бакчасының беренче нигез ташы 2017 елның сентябрь аенда салынган булса, бер ел эчендә ул җирлек халкын сөендерерлек мәһабәт бинага әверелде. 120 балага ныкты тәрбия һәм мәктәпкәчә белем бирергә сәләтле бакчаны Асыл Шәяхмәтов җитәкчелегендәге ПМК оешмасы сафка бастырды. Узган гасырның 80нче елларында ук төзелгән иске балалар бакчасына алмаш булып калыккан“Сандугач”ка Республика бюджетыннан 93 млн. акча бүлеп бирелгән.  


Пучы җирлеге генә түгел, күрше-тирә авыллар да зарыгып көткән балалар бакчасының тантаналы ачылышына махсус кунак - Татарстанның Премьер-министры урынбасары - Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов килгән иде.  Рафис Тимерхан улы  “Сандугач” балалар бакчасына        100 000 сумлык сертификат тапшырды. 


Район башлыгы Э.Н.Фәттахов Пучы авыл җирлегенә ямь биреп торучы балачак илен  XXI балалар бакчасы дип атады. Мондый бинаның Актаныш районында бердән-бер булуын да искәртте ул. 


Чыннан да, “Сандугач” бүгенге көн таләпләренә тулысынча туры китереп сафка бастырылган. Ике катлы бинада балалар өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Нәниләр биредә хәтта инглиз телен дә өйрәнәчәкләр. 


- Балалар бакчасы тышкы яктан да, эчке төзелеше буенча да миңа бик ошады. Җиһазлары ягыннан да барысы да канәгатьләндерә. Тәрбиячеләре бар, пешекчеләре бар, бина матур, җылы, территориясендә уен мәйданчыклары урнаштырылган – хыялдагы бакча. Балаларның инглиз телен өйрәнүләрен дә исәпкә алсаң, әлеге мәктәпкәчә белем бирү йортыннан балалар бик күп камил белем һәм тәрбия алып чыгачак, - дип, бу уңайдан үз фикерләре белән уртаклашты  мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.


Бүген “Сандугач” балалар бакчасына 90нан артык сабый йөри. Әти-әниләр балаларын Түке, Зөбәер кебек күрше авыллардан да бик теләп китерәләр бирегә. Пучы авыл җирлегенең яңа балалар бакчасында якын киләчәктә нәниләр тагын да артыр дигән өметтә калабыз. Республика, район җитәкчелеге безнең газизләребезнең балачаклары бәхетле үтсен өчен кулыннан килгәнчә тырыша. Шуның кадерен белеп, тудырылган мөмкинлекләрдән тиешенчә файдаланып, аларның бәрәкәтен күреп яшәсәк иде! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев