Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Татарстан халыклары Ассамблеясының Дуслык йорты Актаныш халкына концерт тәкъдим итте (+ФОТОЛАР)

Татарстан халыклары Ассамблеясының Дуслык йорты иҗат коллективы 13 август көнне Актаныш халкына зур концерт программасын тәкдим итеп, “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасына килгән райондашларыбызның күңелләрен җилкендереп, аларның кичен бәйрәмгә әверелдерде. 

Артисларның һәр чыгышы көчле алкышлар белән кабул ителү нәкъ менә шул хакта сөйли. Концертта кемнәр катнашуын санап чыгу ул кадәр мөһим дә түгелдер, түгелдер, бу очракта әлеге коллективның халыклар дуслыгын ныгытуга куйган өлеше бик зур икәнлегенә басым ясау әһәмиятлерәк.

Татарстанда яшәүче Халыклар ассамблеясеның нәтиҗәле эшләп килүе, Казандагы дуслык йорты вәкилләренең районнарга чыгып тәҗрибә уртаклашып йөрүе, ярдәм итүе - үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә. Актанышта да  бу өлкәдә актив, максатчан эшләүнең беренче җимешләре бар – берничә милләтне берләштергән районда мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан тәкъдим ителгән “Дуслык күпере” дип аталган концертлар, иҗади бәйге-конкурслар моңа ачык мисал. 

Сәхнә түренә күтәрелеп, концертны тамаша кылучыларны  әлеге  милләтләр дуслыгын чагылдырган бәйрәм белән тәбрик иткән район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанованың  чыгышы чараның әһәмиятен тагын да арттырып җибәрде. 

Районда берничә  милләт халкы яши. Алар  милли- мәдәни обшиналарга берләшеп үзара аралашалар, район күләмендәге барлык чараларда да актив катнашалар, - дип  искәртте Рәйхан Флүс кызы. 

Концерт сәхнә белән зал арасын җылытып кына калмады, артисларны һәм тамашачыларны берләштерде. Җәмгыятьтә аңлашу һәм тигезлек хаким итсә генә кешеләрнең күңеле тыныч булачак дигән гыйбарәне тагы бер кат раслады.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев