Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ТӨП МАКСАТ - КИСӘТҮ: Актаныш районында шәхси секторларның янгынга каршы торышы тикшерелә (+ ФОТОФАКТЛАР)

Урыннарда җитешсезлекләр ачыклану очракларында,хуҗаларга аларны бетерү бурычы йөкләнәчәк.

Бу елның икенче аен тәмамладык. Әлеге кыска гына вакыт эчендә  Актаныш районы территориясендә  алты янгын чыгу факты теркәлгән. Чагыштыру өчен, узган елның шушы чорында бу сан ике тапкыр кимрәк булган.  Янгыннарның икесе мунчадан чыккан. Сәбәбе дә бер төрле: гади янгын куркынычсызлыгы  кагыйдәләре үтәлмәгән

Татарстан буенча хәлләр тагын да аянычрак. 2019 елга аяк баскач, Татарстанда янгыннарда 41 кешенең гомере өзелгән, алар арасында 3 бала да бар. 

Янгыннар санын киметү, аларны булдырмау максатыннан бу атнадан  Актаныш районы җирлекләрендә махсус комиссияләр үз эшчәнлекләрен җәелдереп җибәрде. Комиссия составындагы газ участогы  вәкилләре, җирле үзидарә, янгын сакчылыгы хезмәткәрләре шәхси секторларда булып, мунчаларның янгынга каршы торышын тикшерә, мичләрнең төзеклеген энә күзеннән үткәрә, йортларда урнашкан газ корылмалары да аларның игътибарыннан читтә калмый. Районның социаль яклау бүлеге тарафыннан оештырылган  комиссия дә янгыннарны профилактикалау йөзеннән эш алып бара, халыкка аңлату эшләре үткәрелә, инструктажлар бирелә. 

“Урыннарда җитешсезлекләр ачыклану очракларында, хуҗаларга аларны бетерү бурычы йөкләнәчәк”- дип, аңлатып үтте бу уңайдан Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Марат Арсланов. 

27-28 февраль көннәрендә әлеге тикшерү Актанышбаш авыл җирлегенә караган Актанышбаш һәм Чөгәнә авылларында үтте.  

“ Халык комиссия вәкилләрен  яхшы кабул итә. Ихаталарына кертми торучылар юк, чөнки авылдашлар әлеге эшнең алар өчен башкарылганын аңлыйлар. Үзләрен борчыган сорауларны да бирәләр, шикле урыннарын да күрсәтәләр. Ул яктан проблема юк. Җирлектә янгынга каршы аңлату эшләрен даими алып барабыз, гражданнар инструктаж үтүләре хакында махсус журналга имза куя. Комиссиягә рәхмәт әйтеп озатып калалар. Бу чара җирлектә максатчан үткәрелә, - дип, башкарылган  эшкә хисап бирде Актанышбаш авыл җирлеге  башлыгы Лилия Хәйдәрова. 

Алдагы көннәрдә рейд Әҗәкүл һәм Ирмәш авылы халкының янгынга каршы торышын тикшерәчәк. 


Район буенча старт алган әлеге операциядә комиссиянең күз уңына беренче чиратта күпбалалы гаиләләр, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәгеләр, социаль яктан уңышсыз саналган гаиләләр, сәламәт булмаган яшәү рәвеше алып баручылар алына. Профилактик чара Актанышта ешаеп киткән янгыннарны авызлыклар дип ышанасы килә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев