Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АКТАНЫШТА ТАГЫН ЯНГЫН, ТАГЫН МУНЧАДА: Бу юлы ут казасын кайсы авыл җирлеге күрде? (УРЫННАН ФОТОЛАР ДА БАР)

Үзебезнең мөлкәткә үзебез сакчыл карый  башламый торып, районда мунчалар янудан туктар кебек түгел...

Иске Сәфәр авылындагы шәхси секторда мунча яну очрагына бер ай үтәргә өлгермәде, районда тагын бер янгын факты  теркәлде. Бу юлы ут казасын Яңа Әлем авыл җирлеге күрде. 

Г.Тукай урамында  урнашкан ихатада  мунча яну  турындагы хәбәр Актанышның 103 санлы янгын сакчыллыгы бүлегенә  23 февраль көнне, 09 сәгать 35 минутта, килеп ирешә.  Урынга ашыгыч рәвештә “Башак” кизү бүлегеннән һәм район үзәгеннән янгын сүндерү төркеме җибәрелә. Күрсәтелгән адреска  шулай ук   "Ашыгыч ярдәм" хезмәтләре, газ оешмасы, полиция  бүлеге вәкилләре дә юл ала. 

1961 елгы А.Н.ның шәхси милке булган мунча 1973 елда төзелгән булган. Янгынга каршы торучанлыгы бишенче дәрәҗәдә булган бер катлы бүрәнә объектның түбәсе шифер белән ябылган, электр үткәрелгән, газ кертелмәгән. Торак йорт мунчадан 10 метр арада урнашкан. Янгын объектына керү юллары канәгатьләнерлек, иң якын гидрант 20 м ераклыкта. Ярый да 8 кв.м. мәйданга таралган  ачык янгынның якын-тирә корылмаларга күчү куркынычы булмый.

Янгын сүндерүчеләр 10 сәгать 10 минутка ялкынны тулысынча авызлыклауга ирешә. Янгын нәтиҗәсендә 8 кв.м мәйданда мунча түбәсе һәм бинаның эче янып, көлгә әйләнә.  Янгын нәтиҗәләрен бетерүдә “ТР буенча 15 ОФПС”  ФГКУ ПСЧ-103 башлыгы,  эчке хезмәт өлкән лейтенанты И.И. Шәрифьянов, Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы М.Д. Арсланов та катнаша.

Янгында зыян күрүчеләр һәм  һәлак булучылар юк. Мунча хуҗасы күтәрәчәк зыян суммасы якынча 40 000 сум. Вакытында башкарылган коткару эшләре бәрабәренә 60 000 сумлык милек саклап калынган. Ни кызганыч,  46 ел буе юыну урыны булып торган мунча иминиятләштерелмәгән булган. 

Шунысы сагайта, янгынның беренчел сәбәбе, бу юлы да,  мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү, ягъни әлеге дә баягы кеше факторы. Үзебезнең мөлкәткә үзебез сакчыл карый  башламый торып, районда мунчалар янудан туктар кебек түгел...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев