Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ТОРМЫШ ҮЗ ГҮЯ БЕР ТЕАТР: Актаныш районының халык театрлары барысы бергә җиңү яулады ( ФОТОЛАРДА - БҮЛӘКЛӘҮ МИЗГЕЛЛӘРЕ)

Актанышның  театр атналыгын йомгаклау чарасында район  башлыгы Э.Н. Фәттахов та катнашты.

Районның мәдәниятен үстерүгә саллы өлеш керткән әлеге тармак хезмәткәрләренә ул ихлас рәхмәт сүзләрен ирештерде. 

- Нинди генә чара оештырсак та, мәдәният хезмәткәрләре бердәм булып оеша. Алар безнең ныклы терәк, - дип билгеләп үтте Энгель Нәвап улы үз чыгышында. 

Э.Н. Фәттахов  бер генә районда да бу кадәр санда театрлар булмавын ассызыклады. Шуңа күрә дә  Актаныш сәхнәсенә күтәрелгән үзешчән артистларны Казан шәһәре тамашачысына да тәкъдим итәргә кирәк дигән идеяне күтәреп чыкты ул. Актаныш, Киров, Иске Кормаш  халык театрлары бүген, чыннан да, башкалабызның атаклы сәхнәләрендә чыгыш ясарлык дәрәҗәдә өлгергән. Ә нигә әле аларны бөтен татар дөньясына тәкъдим итмәскә?! 

Халык театры исемен йөртүче коллективлар арасында җиңү яулаучыларны да район башлыгы шәхсән үзе тәбрикләде. Хәер, бу сезонда аларның барысы да җиңүче дип табылган – башкача була да алмас иде! 

Нәтиҗәләр буенча 3 театр лаеклы рәвештә өченче урынны яулады. 
Алар: 
Сәфәр мәдәният йорты халык театры. Мәдәният йорты директоры Илдус Харунов.
Театр быелгы сезонга Н.Гаетбай әсәре буенча куелган  “Яучы Җиһан яки ничек кияүгә чыгарга”  комедиясен әзерләде. 
 “Эпизодик рольне иң оста башкаручы” Әхсән Нургалиев – Сәйфулла роле өчен, “Үз ролен  иң оста башкаручы” Ләйсән Мирхайдарова  Җиһан роле өчен бүләкләнде. 

Иске Богады мәдәният йорты халык театры. Мәдәният йорты директоры Әсфирә Фәттахова. Коллектив Т.Миңнуллинның  “Гөргери кияүләре”комедиясен сәхнәләштерде. 
-“Үз ролен иң оста башкаручы” номинацисендә Вәсилә Мәрдәнова - Әүдәки роле өчен, Ландыш Закиева – Гөрпинә роле өчен,   Альберт Мөхәметдинов  Гөргери роле өчен бүләкләнде. 

Пучы авылы халык театры. Мәдәният йорты директоры Айгөл Ибатуллина.
Пучылылар Ф. Садриевның  “Хөршидә, Мөршидә, Рәшидә”лирик комедиясен тәкъдим итте. 
Айрат Гараев - Әмин роле өчен, Регина Фәтхетдинова -  Рәшидә роле өчен,  
Ильназ Ишалин  Чумхарис роле өчен бүләкләнде. 


Район халык драма коллективлары смотрында 2 урынга ия булучылар икәү. 
Алар:  
Иске Байсар мәдәният йорты халык театры. Мәдәният йорты директоры Фәнзилә Хәйриева. Коллектив быелгы сезонга  Б.Сәләховның “Яр” драматик новелласын әзерләде. 
Иске Байсар мәдәният йорты халык театры  “Уйландыргыч мистик-фәлсәфи”спектакль номинациясендә  бүләкләнде. 
 “Иң оста уйначы гаилә”номинацисе Рәзилә һәм Илгиз Гыйздатуллиннарга тапшырылды. 

Зөбәер мәдәният йорты халык театры. Мәдәният йорты директоры Гөлүсә Габидинова. Зөбәерлеләр Ризван Хәмиднең  “Китәм инде” дип исемләнгән 2 пәрдәле драмасы  белән  “ Иң яхшы актерлар ансамбле” номинацисендә җиңүгә ирештеләр.  
Хәмит Загиров  Инсафетдин роле өчен  аерым бүләкләнде. 


Район халык драма коллективлары смотрында Иске Кормаш һәм Киров мәдәният йорты  халык театрлары лаеклы рәвештә беренче урынга ия булды. 
Иске Кормаш театры М.Кәримнең  “Айгөл иле” драмасын сәхнәләштерде.   Мәдәният йорты директоры Рәмилә Хамматуллина. 

Айгөл роле өчен “Төп рольне иң оста башкаручы- Ел ачышы” номинацисе җиңүчесе булып Гөлнара Талипова  танылды. 
Уңышлы чыгыш ясаган Динар Шәмсиев Ричард Галин роле өчен бүләкләде. 

Киров мәдәният йорты халык театры В.Распутинның  “Рәнҗетелгән язмыш” (“Живи и помни”) драмасын сәхнәгә күтәрде.   Мәдәният йорты директоры Алсу Хуҗина. 
“ Иң үзенчәлекле сәхнә төзелеше” номинацисе дә  әлеге коллективта.  
 “Хатын-кыз ролен иң оста башкаручы” номинацисендә Алсу Хуҗина  Настёна роле өчен бүләкләнде.  Фәнил Гарипов  Михееч роле өчен дипломга ия булды. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев