Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Туйганчы су эчәсе иде

Бүгенге көндә Актанышың 57 нче бистәсендә су – иң авырткан проблемаларның берсе

Су проблемасы  халыкның үзәгенә үткән мәсьәлә булып кала. Районда бу проблема берәр кайчан чишелеш табармы? Халык рәхәтләнеп туйганчы су эчә башлармы? Әлеге сорауга район хакимиятендә узган чираттагы брифингта “Коммунсервис-Актаныш” ҖЧҖ директоры Римма Кустова җавап бирде.

–Бүгенге көндә Актанышың 57 нче бистәсендә су – иң авырткан проблемаларның берсе. Газ керткәннән соң, бөтен кеше яңа йортларына күчә башлады. Нәтиҗәдә халык саны артты. Суга кытлык та арта. Шуңа, булган скважиналар белән генә, 57 нче бистәгә су биреп җиткерә алмыйбыз. Әле моңа табигать факторлары да кушыла. Быел гына да электр җиһазларын ике тапкыр яшен сукты. 

Хәзер бөтен өмет Актанышбаш водозаборына кушылу. Моның буенча эш бара. Дүрт километр ике йөз метр озынлыкта трасса сузылды. Шуны кушсак, проблема күпмедер чишлеш табар дибез. Киләсе елга Шәриптән дүрт километрдан артык су челтәре тартып, Шәриптә скважинлар казый алсак, яхшы су чыкса, 57нче бистәдә дә, бу якта да су проблемасы 5-10 елга хәл ителер дип торабыз.

 “Теплосервис” ҖЧҖ директоры Дилфат Нәгыймов:

–  Безнең оешма авыл җирлекләренә су кертү белән шөгыльләнә. Хәзерге вакытта Иске Сәфәр авылында су белән тәэмин итү өстендә эшләп бетерәсе бар. Анда 1 Май урамында су кытлыгы бик сизелә. Аннан Теләкәй, Искен Җияшкә Түмерҗә каптажыннан су бирергә планлаштырабыз. Мари Суыксу авылында да шактый эш эшләнде. Аларга 25 июльләргә чиста су биреп булмасмы дибез. Кечкенә авылларда да проблемалар бар. Аларны да хәл итәргә тырышабыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев