Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

УЕН ИСӘБЕ НИЧӘ?: Бар Актаныш туп тибә - күрми калганмын димә!

Атна башыннан Актанышның үзәк стадионында футбол буенча район чемпионаты бара. Авыл җирлекләре командалары һәр кич өчәр уен күрсәтә.

Шунысы игътибарга лаек, график нигезендә барган чемпионатта катнашмый калучылар әлегә юк. Һәр җирлек 11 футболчыдан торган командасы белән  үзәк стадионда туп тибә.

 

Сишәмбе көнне биредә Актанышбаш-Түке- 0:5, Тат.Ямалы-Иске Сәфәр – 0:1, Пучы-Аккүз – 3:0, Түке-Пучы – 0:2 командалары искиткеч уен күрсәткән булса, чәршәмбе көнне Уразай-Чалманарат -1:4, Кәзкәй-Күҗәкә – 0:0, Яңа Әлем-Аеш – 2:1 командалары үзара көч сынашты. Пәнҗешәмбе кичендә стадионда Әтәс-Югары Яхшый – 1:5, Иске Кормаш- Теләкәй -0:1, Мәсәде-Иске Байсар – 3:3 командалары очрашты.

 

Җирлек башлыклары үз уенчылары өчен җан атып, киңәшләрен биреп, үзара шаян бәхәсләшеп, тын да алмый уен күзәтәләр. Кыскасы, актанышлыларның кичләре кызыклы да, файдалы да үтә бу көннәрдә. Сез дә уеннарны тамаша кылырга килегез! Үкенмәссез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев