Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ЯҢА ФОРМАТТАГЫ 24 ФОРМА: Атны даулап алдылар

Әмма әлеге мәсъәләдә кызу бәхәс туып, бер хуҗалык, дөреслек урнаштырып, Атны даулап алуга иреште. Хәер, аларның эшчәнлегенә тел-теш тидерерлек түгел. Үрнәк алырдай күркәм хезмәтләре шактый, шуңа, бу килешәдер дә.

Терлекчелек тармагында ярты еллык эшчәнлеккә һәм шул исәптән узган ай нәтиҗәләренә бәя биргән киңәшмә бу юлы яңа форматта оешты. Биредә терлекчелек өлкәсендә хезмәт куйган белгечләр белән беррәттән, җирлек башлыклары, хуҗалык рәисләре дә, гомумән алганда, 200гә якын кеше катнашты. “Дөрес саннар кирәк, кәгазьдәге саннар булмасын”, – дип искәртте киңәшмә башында ук район җитәкчесе Энгель Фәттахов.

Саннар дөреслегенең никадәр әһәмияткә ия икәнен аңлатып тору кирәкмидер. Үз-үзеңне алдап йөрүдә мәгънә юк. Бүгенге көнне генә түгел, киләчәкне хәл итә алар. Шуңа да, сезгә дә әлеге саннарга чумып, терлекчелекнең бүгенге көнкүрешенә нәтиҗә ясап алырга тәкъдим итәм. 

Авыл җирлекләрендә

Авыл җирлекләрендә фермер хуҗалыкларны да исәпкә алып, ел башыннан эре мал саны 1009 башка арткан һәм 13209 тәшкил итә. Пучы, Мәсәде җирлекләре шәһәрләшепме, акрынлап мал асраудан ерагая баралар. Иске Сәфәр, Чалманарат, Иске Кормаш җирлекләрендә киресенчә, арту күзәтелә. Шәхси хуҗалыкларда бүгенге көндә 5257 сыер исәпләнә (шуның 490ы – фермерларда). Узган елга караганда 608 башка артса да, җирлекләр буенча күз салсаң, аерым авылларда кимү күзәтелә. Бу – Кәзкәй, Иске Байсар, Иске Сәфәр, Әтәс, Усы, Пучы, Уразай, Чуракай җирлекләре. Әмма шунсын да әйтеп китү кирәктер: әлеге җирлекләр кәҗә-сарык асрауны кулайрак күрә. Район буенча әлеге малның саны 20 меңгә якын. Шуның 1900дән артыгы – кәҗә. 

Июнь аенда сөт сатудан 1 шәхси хуҗалыкка уртача 1789 сум акча кергән. Югары Яхшыйда әлеге сан – 5618, Чалманаратта – 4995, Кәзкәй җирлегендә 4080 сум. Актанышбаш, Пучы, Мәсәде, Актаныш җирлекләрендә, билгеле, мал булмагач, әлеге сан бөтенләй юк. 

Хуҗалыкларда

Хуҗалыкларда эре мал саны 33180не тәшкил итә (узган елга караганда 367 гә ким). Ел башыннан исә 705кә арткан.  “Әнәк”, “Актаныш”, “Чишмә” агрофирмалары, “Таң”, “Чишмә”, “Наратлы”, “Башак”, “Нигез” хуҗалыкларының уңай хезмәт күрсәткечләре бәрабәренә ирешелгәннәр бу. Ай эчендә “Ташкын”, “Нур”, “Таң” “Чишмә” хуҗалыклары, “Чишмә” агрофирмасы арттыруга ирешкән. “Агыйдел”, “Тамыр”, “Алга”, “Наратлы”, “Саф” хуҗалыкларында, киресенчә, кимүгә бара. 

Агымдагы елның беренче ярты еллыгында 7102 баш бозау алынган. 6770 баш, терлекчеләр теле белән әйткәндә, “расходка” чыгарылган. Шуның  4723е – сугымга киткән, 1537 баш сатылган. Кайда җибәрелгәне әлегә билгесез, чөнки шәхси секторда ул чаклы арту күзәтелми. Кайдадыр читкә дип кенә уйлыйсы кала. Ел башыннан төрле сәбәпләр аркасында 322 мал җан тәслим кылган. 

Сөт җитештерүдә “Чишмә”, “Әнәк” агрофирмаларына, “Наратлы”, “Нур, “Чишмә”, Нур Баян исемендәге, “Алга” хуҗалыкларына тиңнәр юк. Хәер, алар ит җитештерүдә дә сынатмый. 

Киңәшмә ахырында тырыш хезмәт куйган белгечләр, һәрвакыттагыча, акчалата хөрмәтләнде. Кемнең ничек эшләгәне түбәндәге таблицаларда ачык чагыла. Якын киләчәктә хуҗалыклардагы иң алдынгы савымчыларны да күрербез. 

Бар күрсәткечләрне дә исәпкә алып, хуҗалыклар арасында урын чыгарганда, ярыш шартларын үтәүче булмау сәбәпле, алгарыш символы булган Ат сыны янә авыл хуҗалыгы идарәсенә кайтып китә язды. Әмма әлеге мәсъәләдә кызу бәхәс туып, “Әнәк” агрофирирмасы, дөреслек урнаштырып, Атны даулап алуга иреште. Хәер, аларның эшчәнлегенә тел-теш тидерерлек түгел. Үрнәк алырдай күркәм хезмәтләре шактый, шуңа, бу килешәдер дә.

 

Сөтчелек фермалары мөдирләренең беренче яртыеллыкка эш күрсәткече

Хуҗалыклар

Ферма

Ферма мөдиренең фамилиясе-исеме

Тулаем сөт (ц)

1 сыерга

айлык

(кг)

көнлек

(кг)

Әнәк а/ф

Әтәс

Биктимеров Азамат

16472

4191

23,2

Әнәк а/ф

Кыркаентүбә

Әминов Раян

8948

4031

22,3

Әнәк а/ф

Яңа Кормаш

Галимов Әбелкаис

13141

3702

20,5

Әнәк а/ф

Түке

Шәрәфиев Юныс

13532

3452

19,1

Әнәк а/ф

Әтәс

Насыйров Разит

2687

602

19,4

Актаныш а/ф

Чөгәнә

Камалова Илүсә

10132

2963

16,4

Таң

Такталачык

Шәемов Илһам

12442

2948

16,3

Чишмә

Аккүз

Әхмәтов Ринат

15722

2885

15,9

Башак

Яңа Әлем

Бадрашитова Гүзәл

18673

2726

15,1

Нур Баян ис.

Пучы

Хисамова Гөлнара

10500

2612

14,4

Наратлы

Чалманарат

Гыйльманов Ринат

4156

2581

14,3

Актаныш а/ф

Тыңламас

Шакиров Айзат

9022

2527

14,0

Наратлы

Гәрәй

Гыйбадуллин Фаил

2224

2471

13,7

Актаныш а/ф

Киров

Шарин Радик

15147

2408

13,3

Актаныш а/ф

Олыимән

Исламова Гөлшат

10145

2404

13,3

Таң

Теләкәй

Миңнеголов Айнур

6896

2378

13,1

Нур

Шәрип

Сираев Зөфәр

6828

2354

13,0

Чишмә а/ф

Меңнәр

Фәррахов Нәфис

6880

2293

12,7

Нур Баян ис.

Пучы

Харисова Рәмилә

12173

2284

12,6

Тамыр

Комплекс

Нурымов Флорит

15154

2248

12,4

Алга

Чуракай

Хәсәнов Илгиз

12137

2248

12,4

Саф

Сәфәр

Салихгалиев Рөстәм

11489

2180

12,0

Ташкын

Иске Байсар

Шәвәлиев Рәшит

13018

2152

11,9

Эконом

Югары Яхшый

Заһирова Дилара

5277

2145

11,9

Нур

Уразай

Булатов Илназ

4210

2137

11,8

Наратлы

Шәбез

Гәрәев Дилфас

4693

2067

11,

Нигез

Аеш

Гарифҗанов Фәһим

9621

1865

10,3

Таң

Иске Җияш

Миңнеголов Айнур

2067

1782

9,8

СПСК “Агыйдел”

Татар Суыксуы

Гардиева Миңнегөл

6188

1733

9,6

Эконом

Табанлыкүл

Репин Александр

2126

1701

9,4

 

Район буенча

279863

2553

14,1

 

Июнь аенда бер шәхси хуҗалыкка сөт сатудан кергән акча кереме

 

Авыл җирлеге

Июнь аенда сөт сату, ц

Июнь аенда 1 л сөт бәясе, сум

Хуҗалык саны

1 хуҗалыкка акча кереме,сум

Югары Яхшый

778

13

180

5618,89

Чалманарат

780

13

203

4995,07

Кәзкәй

633,04

13,6

211

4080,26

Такталачык

912,23

14

353

3617,91

Күҗәкә

740

12,77

277

3411,48

Түке

510

12,5

217

2937,79

Иске Байсар

743,76

13,93

367

2823,05

Яңа Әлем

970

12,5

461

2630,15

Аеш

266,25

14,5

148

2608,53

Усы

318,56

12,62

164

2451,36

Татар Ямалы

477

13

283

2191,17

Иске Сәфәр

670,75

13,28

407

2188,59

Аккүз

595,19

12,68

372

2028,77

Иске Айман

314

13,2

205

2021,85

Татар Суыксу

939

12,92

642

1889,70

Иске Богады

576

14

437

1845,31

Уразай

555,72

13

427

1691,89

Әтәс

360

12,75

275

1669,09

Чуракай

340

13,13

309

1444,72

Иске Кормаш

407

12,66

359

1435,27

Киров

511

13,21

474

1424,12

Теләкәй

199,51

15

246

1216,52

Актанышбаш

240

13

335

931,34

Пучы

233,4

12,9

612

491,97

Мәсәде

32,4

13

162

260,00

Актаныш

117,91

13

1624

94,39

Барысы

13220,72

13,20

9750

1789,88

 

Мөгезле эре терлектән үсеш алу буенча ферма мөдирләренең беренче яртыеллыкка эш күрсәткече

 

Хуҗалыклар

Ферма

Ферма мөдиренең фамилиясе-исеме

Уртача тәүлеклек үсеш

Әнәк а/ф

Түке

Шәрәфиев Юныс

940

Әнәк а/ф

Әтәс

Биктимеров Азамат

911

Нур Баян ис.

Пучы

Шәйхелмәрдәнов Н.

887

Нур

Мерәс

Гарипов Фәндүс

848

Таң

Иске Җияш

Миңнеголов Айнур

839

Башак

Иске Әлем

Габдуллина Нурания

834

Чишмә а/ф

Меңнәр

Фәррахов Нәфис

827

Тамыр

Яңа Богады

Шәемов Зөлфәт

824

Наратлы

Гәрәй

Гыйбадуллин Фаил

822

Әнәк а/ф

Күҗәкә

Гайнетдинов Ирек

794

Чишмә

Аккүз

Әхмәтов Ринат

754

Нур

Уразай

Булатов Илназ

721

Әнәк а/ф

Кыркаентүбә

Әминов Раян

693

Актаныш а/ф

Чөгәнә

Камалова Илүсә

689

Тамыр

Комплекс

Нурымов Флорит

674

Башак

Яңа Әлем

Габдрашитова Гүзәл

673

Нигез

Аеш

Хаҗиев Рөстәм

668

Әнәк а/ф

Айман

Миргалимов Рөстәм

666

Эконом

Табанлыкүл

Репин Александр

662

Саф

Сәфәр

Салихгалиев Рөстәм

660

Әнәк а/ф

Яңа кормаш

Галимов Әбелкаис

654

Алга

Әгъбәс

Галләмов Салават

650

Янаул

Карт

Гардиева Миңнегөл

642

Алга

Чуракай

Хасанов Илгиз

634

Чиялек

Татар Ямалы

Әхмәтов Дилшат

626

Наратлы

Чалманарат

Гыйльманов Ринат

618

Нур

Куян

Маликов Ильяс

617

Эконом

Югары Яхшый

Заһирова Дилара

609

Актаныш а/ф

Олыимән

Исламова Гөлшат

592

Наратлы

Шәбез

Гәрәев Дилфас

576

Таң

Әҗмәт

Шәемов Ильяс

569

Актаныш а/ф

Тыңламас

Шакиров Айзат

560

Тамыр

Иске, Яңа Богады

Габдуллин Рәфит

543

Таң

Теләкәй

Миңнеголов Айнур

537

Актаныш а/ф

Актанышбаш

Сәгъдиев Ришат

525

Актаныш а/ф

Киров

Шарин Радик

520

Янаул

Татар Суыксуы

Гардиева Миңнегөл

516

Ташкын

Яңа Байсар

Галиев Азат

508

Таң

Такталачык

Шәемов Илһам

497

Актаныш а/ф

Усы

Минһаҗев Нурбаян

492

Нур

Шәрип

Сираев Зөфәр

490

Ташкын

Иске Байсар

Шәвәлиев Рәшит

480

Актаныш а/ф

Кәзкәй

Муллаяров Вадим

354

 

Район буенча

654

 

Мәгълүматлар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев