Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ЯҢА СУЛЫШ: Актанышлыларның сәламәтлеген мобиль медицина комплексы кайгырта

25 сентябрьдән Актаныш үзәгендә  мобиль медицина комплексы үз эшчәнлеген башлап җибәрде.

Мобиль поликлиника Сәламәтлек саклау милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында булдырылды. Максаты – авыл халкын тулысынча профилактик медицина тикшеренүләре белән колачлау. Бу көннәрдә авылларда яшәүчеләргә тар белгечләргә күренү мөмкинлеге тудырыла. 

Мобиль поликлиника «КАМАЗ» машинасы базасында булдырылган һәм заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән. Биредә регистратура, лаборатория, диагностика, терапевт, эндокринолог, офтальмолог, невролог, гинеколог, уролог, хирург бүлмәләре бар. 

Реклама

Бригада үзәк район хастаханәсе табибларын үз эченә ала. Өлкәннәргә уңайлы булсын өчен мобиль комплексларга аларны махсус машиналар белән алып килүне дә оештырачаклар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X