Юлия Мансурова: “Әйдә тагын, бәлки бәхет елмаер!”- дип башланган эш иде бу!
Башкалар да мондый бәхетне татысын, - ди Юлия Илгиз кызы.
Күркәм традиция буенча, "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте чираттагы язылу кампаниясе тәмамлангач, актив абунәчеләр арасында янә бүләкләр уйнатты. 24 август көнне Татарстанның барлык районнарыннан, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 120 кеше үз бәхетен сынап карый алды.
"Язылган өчен телевизор" акциясе шарты буенча, бүләкләр уйнатуда катнашу өчен “Татмедиа” АҖнең кимендә өч басмасына язылып, квитанция нөсхәсен аларга юллау кирәк иде.
Бәхетлеләр бу көнне 15 йон юрган, 3 цифрлы фотоаппарат отты. Ә иң зур бәхет Яшел Үзәннән Рамил Тимергалиевка елмайды. Ул бәйгенең төп призы -смарт-телевизор хуҗасы булды.
Ни кызганыч, Актаныш районыннан әлеге кызыктыргыч акциядә катнашучылар икәү генә иде. Юкса, райондашларыбыз ярты ел саен газета-журналларга язылу өчен кесәләреннән саллы гына суммалар чыгарып салалар бит. Кәҗәсе түгел, мәзәге дигәндәй, икенче юлы иренми генә квитанцияләрегезне җибәреп карагыз әле, дуслар! Кем белә, бәлки телевизорлы да булып куярсыз!
Әле бит бәйгене оештыручылар, уйнатылган бүләкләрдән тыш, махсус бүләкләр дә әзерли. Алар районнарда иң зур суммага газета һәм журналларга язылган абунәчеләргә юллана.
Билгеле, без бу юлы да үзебезнең бәхетле абунәчебезне көттек. Исемлекне барлаганда ук таныш фамилияне күрсәк тә, бу юлы артык гаҗәпләнмәдек. Бәхет сынаганны яратканга тагын бер тапкыр инандык кына.
Бүләк Казан шәһәреннән кайтып җитү белән, таныш телефон номерын җыябыз:
- Юлия апа, Сез тагын бәхетлеләр сафында! Урап китегез инде!
- Әлбәттә, бүген үк киләм! - телефонның теге башыннан менә шундый шат авыз ишетелә.
Без шулкадәр якынаеп беткәнбез, бер җөмләдән бер-беребезне аңладык та куйдык. Сез дә чамалагансыздыр инде, сүз Такталачык авылында гомер итүче Мансуровлар гаиләсе хакында бара.
Бер сәгать дигәндә, "Татмедиа" АҖ “Актаныш-информ” филиалына Юлия Илгиз кызы килеп тә җитте. Филиал җитәкчебез Руслан Усманов бүләкне тапшырды, бергәләп котлау, мактау сүзләре юлладык. Ахырдан, гадәт буенча, райондашыбыздан бәхетле абунәче булу серләрен сораштырдык.
- Акция хакында ишетү белән, юри генә квитанциямне юллаган идем – көтмәгәндә бүләк оттым. Икенче тапкыр инде бәйгегә катнашачагымны язылу вакытында ук хәл итеп куйдым. Өченчесендә азартка кереп киттем ахры (бүлмәне яңгыратып көлә!) . Бу юлы хезмәттәшләремне дә, туган-тумачаларны да акциядә катнашырга өндәдем. Үзем өч тапкыр бүләк откач, моның мөмкин икәненә тәмам ышандым. Билгеле, бүләк оту өчен генә язылмыйбыз без газета-журналларга. Үзем интернет чыганаклар белән яхшы таныш булсам да (таныш әлбәттә, ул бит укытучы!), андагы мәгълумат кенә миңа җитми. Матбугатны укыганда җан азыгы, ләззәт алу кебек хисләр дә булырга тиеш бит әле. Мин аларны газетаны кулга тотып укыганда гына кичерәм. Киләчәктә дә басма мәгълүмат чараларыннан баш тартырга җыенмыйм. Акцияне оештыручыларга, сезгә бик зур рәхмәт!
Мондый фикерләр ишетүебезгә куанып бетә алмый торганда, Юлия ханым дәвам итә:
-Шулай да икенче юлы акциядә катнашмам инде. Гел миңа гына булмасын бүләк. Башкалар да мондый бәхетне татысын, - ди.
Юлия Илгиз кызы! Без бит каршы түгел. Алар да катнашсын. Газета- журналларны яратып уку өстенә бүләкле дә булу - үзе үк сөенеч. Әмма сез дә бүләк уйнатуда катнашучылар сафында калыгыз! Керәсе ризык тешне сындырып керер дигән бит борынгылар! Бишенче тапкырда, бәлки, телевизор отарсыз!
Без инде Мансуровлар гаиләсе белән читтән торып танышып беттек. Алай-болай тагын бәхет елмайса, әлеге гаиләнең иң өлкән вәкиле, Юлия Илгиз кызының каенанасы Роза ханым белән якыннан танышырга исәп. Бирсен Ходай!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев