Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

“Юлны тарайтмасыннар иде”

Район җитәкчелегеннән ярдәм сорыйбыз.

Актанышның күпфатирлы йортлар урнашкан сигезенче кварталында төзекләндерү эшләре бара. Ул республиканың “Безнең ишегалды” программасы кысаларында яңартыла. 29 июнь көнне район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә бер төркем делегация әлеге эшнең барышы белән кызыксынды.

Ленин проспектының 117 нче йорты янында озаграк тоткарланырга туры килде. Чөнки биредә яшәүчеләр автомобиль юлының тараеп калачагы белән риза түгелләр. Җәяүле тротуары салыначак, әмма ул болай да проблемалы автомобиль юлын тарайту хисабына булмасын иде, диде фикер белдерделәр.

Моңа кадәр биредәге юл чокыр-чакырлы, яңгыр суы җыелып җәфалый, кышын көрт баса иде. “Безнең ишегалды” программасы әлеге проблемаларның чишелешен табарга ярдәм итәр дип өметләнәләр биредә. 

– 1992 елда безнең 117 нче йортны кулланышка тапшырганнар иде. Шуннан бирле монда яшибез. Үзгәрешләр була тора. 5 ел элек ремонт ясадылар. Җылылык системасы яхшырган кебек иде. Ләкин өметләр акланмады, батареяларның өске өлеше генә җылынды. Шуңа күрә икеконтурлы газ керсә, өйләребез җылыныр иде дип сөенеп, көтеп торабыз. Ләкин ул эш тә бик нык әкрен бара. Көз озакламас, килеп тә җитәр ул. Эшне тизләтсеннәр иде. Хәзер машина йөрү күбәйде. Юл да киңрәк кирәк, ә безнекен, киресенчә, тарайту турында сүз бара. Шуңа күрә район җитәкчелегеннән ярдәм сорыйбыз. Йортыбыз каршында бакча өлеше зур гына мәйданны алып тора, тротуарны шуңа кертеп салсыннар иде, – диде йорт буенча җаваплы Рәфинә Әхтәмова. 

Ишегалды заманча яңарыш кичерер дигән ышаныч бар. Балалар мәйданчыгы, ял итү өчен эскәмияләр, урам яктырткыч лампалар, машина кую урыннары ясала, яңартыла. Әлеге проект “Бердәм Россия” сәяси партиясе тәкъдиме белән гамәлгә ашырыла. Һәм иң мөһиме: проектлар халык фикерен истә тотып төзелә.      

undefined

undefined

undefined

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев