Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Камал театры, сишәмбе репетицияләрен бетереп, “Яшьләр сишәмбесе” проектын башлый

Бер кичтә 18.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр өч пьеса тәкъдим ителәчәк.

22 октябрьдән башлап Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры “Яшьләр сишәмбесе” проектын оештыра башлый, аның кысаларында ай саен сишәмбе көнне репетицияләр урынына спектакльләр куячак. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган 2019-2020 елларда театраль сезон ачылуга багышланган брифингта театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев хәбәр итте.

“Беренче премьераны без 22 октябрьдә күрсәтәчәкбез. Ул "Яшьләр сишәмбесе“ дип атала һәм без һәр ай саен сишәмбе көнне шундый форматта эшләр алып барырга телибез. Бу көн – репетицияләр көне һәм бу уңайдан бер кичтә 18.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр тамашачыларыбызга өч пьеса бүләк итәргә булдык”, — диде Фәрит Бикчәнтәев.

Театр хезмәткәрләре проектка шулай ук “Өч пьесалы ике антракт” дигән исем дә биргән. “Яшьләр сишәмбесе” проекты спектакльләренең премьерасы Камал театрының кече залында узачак. Сөмбел Гафарованың “Парковка”, Энҗе Гыйззәтованың “Ишекләр” һәм Гүзәл Сәгыйтованың “Томан” әсәрләре куелачак. Спектакльләрдә Мәдәният институтының өченче һәм дүртенче курс студентлары да катнаша.

Реклама

“Ике антракт вакытында без спектакльләргә килүчеләр белән аралашачакбыз. Проектта шулай ук яшь музыкантлар да катнашачак, аның кысаларында шагыйрьләр, рәссамнар белән очрашулар узачак, алар үз эшләрен тәкъдим итәчәк”, — дип билгеләп үтте режиссер.

Фото: Рамиль Гали/архив

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/17/193738/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X