Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Павлова: Татарстанда 234 бассейн эшли, бу Татарстан Президенты командасы хезмәте

Республика яңа дисциплиналар, спортның яңа төрләре, спортчыларны сайлап алу һәм әзерләү буенча яңа таләпләргә әзер булырга тиеш.

Бүген Татарстанда 234 бассейн эшли.  Бу Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов командасының зур хезмәте һәм талантлы спорт яшьләрен ачыклау өчен старт мәйданчыгы булып тора. Бу хакта  РФ Дәүләт Думасы депутаты, ТР синхрон йөзү федерациясенең попечительлек советы рәисе Ольга Павлова Токиодагы җәйге Олимпиадага әзерләнүгә багышланган ТР Спорт министрлыгы коллегиясендә хәбәр итте.

«Россиянең берәр төбәге шулкадәр йөзү бассейннары белән мактана аламы? Әлбәттә, юк. Шуңа күрә су спорт төрләрен үстерү векторын Татарстанга күчерү ачык», - диде Ольга Павлова.

Әмма, аның сүзләренчә, спорт, тормышның үзе кебек үк, бер урында тормый. Яңа дисциплиналар, спортның яңа төрләре, спортчыларны сайлап алу һәм әзерләү буенча яңа таләпләр барлыкка килә. Шуңа күрә республика һәрвакыт әзер булырга тиеш.

Реклама

Фото: архив/Михаил Захаров

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/24/194195/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X