Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

13 сентябрь – Татарстан Президентын сайлаулар көне

Актанышта ТР Президентын һәм җирле үзидарә депутатларын сайлаулар дәвам итә

Актаныш районы сайлаучылары Республика Президентын сайлауда актив катнаша. Бу көнне муниципаль берәмлекләр өчен дә депутатларга тавыш бирү оештырылган. Кандидатлар округлары буенча бүленеп күрсәтелгән. Актаныш авыл җирлегенә 10 депутат сайланырга тиеш.

13 сентябрьгә билгеләнгән сәяси чарага Актаныш үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан ныклы әзерлек эшләре алып барылган. Чөнки киләчәктә республика белән җитәкчелек итәчәк Президентка тавыш бирүнең әһәмияте зур.  Әлеге вазыйфага “Россия коммунистлары” сәяси партиясеннән Альфред Вәлиев, “Гадел Россия” сәяси партиясеннән Альмир Михеев, “Үсеш партиясе”ннән Олег Коробченко, “Бердәм Россия” партиясеннән Рөстәм Миңнеханов, ЛДПР сәяси партиясеннән Владимир Сурчилов дәгъва кыла.

Бу мәгълүмат һәм кандидатларның фотосурәтләре, алар турында белешмәләр барлык сайлау участокларында да күренә торган урынга эленгән. Анда кандидатлар исемлеге алфабит тәртибендә урнаштырылган. Диварларда сайлау тәртибе турындагы стенд та бар.
Һәрбер сайлау участогының ишек төбендә дезинфекцияләнгән келәм җәелгән. Куркынычсызлык чаралары күрелә. Керүчеләрнең тән температурасы үлчәнә, бер тапкыр кулланышка битлек, перчатка һәм ручка бирелә. 

undefined

11 һәм 12 сентябрь вакытыннан алда тавыш бирү көннәре иде. Сайлаучыларның зур күпчелеге алдан шушы өч көннең берсендә килеп, үзенең гражданлык бурычын үтәп калырга тырыша. Әйтик, мәдәният йортында урнашкан сайлау комиссиясендә сайлаучыларның 70 проценты 11-12 сентябрьдә үк тавыш бирергә өлгергәнлеген әйттеләр.   

Әгәр сайлаучы бюллетеньне тутырганда хата ясадым дип уйласа, үзенең хатасын ничек төзәтә ала? Мондый очракта ул сайлау бюллетене биргән хәлиткеч тавыш хокукына ия участок сайлау комиссиясе әгъзасына бозылганы урынына яңа сайлау бюллетене бирү турында үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Участок сайлау комиссиясе әгъзасы сайлаучыга яңа сайлау бюллетене бирә. Мондый хәбәрләрне стендларда күрергә мөмкин.
640 нче санлы Яңа Әлем сайлау участогы 868 сайлаучы теркәлгән. 13 сентябрь, 9.00 сәгатькә шуларның 55 проценты тавыш биргән. 

– 52 кешене өйләренә барып сайлаттык. Гаризалар буенча тагын 8 кешенең өенә бару 13 сентябрьдә башкарыла. Актаныш үзәк хастаханәсендә стационар дәвалануда булган авылдашыбыз Мансурҗан абый Сәгыйпов янына күчмә урна, бюллетень һәм бер тапкыр кулланышка бирелә торган әйберләр белән килдек, – диде әлеге комиссия рәисе Илназ Шәрипов.

undefined

undefined

– Үзебезнең республикабызның иминлеге өчен сайладык. Өлкәннәрнең тормышлары яхшырсын, пенсияләре артсын иде. Безнең төп теләк шул, – ди Актаныштан Зөлхәбирә Рәхмәтуллина.

– 619 нчы сайлау участогында 1377 сайлаучы исәпләнә. 3 көн барган сәяси вакыйгада актанышлылар активлык күрсәтә. 13е көнне дә иртәдән үк килделәр, Президент сайлауларына һәм җирле сайлауларга битараф түгелләр. Килеп керүгә үк: “Бәйрәм белән!” – диючеләр бар. Безнең дә күңелләр күтәрелеп китә. Сайлаулар матур уза, көне дә кояшлы, җылы. Бөтенебез дә үзебезнең киләчәгебезне сайлауда зур өлешебезне кертсәк иде, – ди мәдәният йортында урнашкан комиссия җитәкчесе Илназ Хөҗҗәтов.

Балалар иҗат үзәгендә урнашкан участок сайлау комиссиясенә Илшат Вахитов рәислек итә. Исемлектә 779 кеше исәпләнә. 

– 3 көндә дә ишегебез ябылып тормый. Халык актив, районыбызның, республикабызның киләчәгенә битараф түгелләр. Өйдә сайларга теләк белдерүчеләрнең исемлеге булдырылды. Алар алдан агитаторлар аралашып, әлеге мөмкинлектән файдаланырга уйлаган, шуннан безгә хәбәр иттеләр. Өйләренә чыгып сайлатабыз.

Зәһинә Долгова, “Яшьлек” мәдәни үзәгендә урнашкан 620 нче участок сайлау комиссиясе сәркатибе:

– Шушы комиссиядә 13 нче елымны хезмәт куям. Бүген Президентны һәм авыл җирлеге депутатларын сайлыйбыз. Бездә ике – бишенче һәм җиденче округ буенча кандидатларга тавыш бирелә. Халык килә, рәхмәт. Дөньяларыбыз тыныч, имин, һәр килгән сайлаучы рәхмәт әйтеп китә. 

 

undefined

 

undefined

undefined

undefined

undefined

undefined

undefined

undefined

undefined

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев