Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Актаныш районында сайлау участоклары үз эшен башлады

Җирле халык иртәнге сигездән тавыш бирә башлады.

2020 елның 13 сентябре – Бердәм тавыш бирү көне. Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле хакимият органнары депутатларын сайлау уза.

Үткән тәҗрибәдән чыгып, коронавирустан саклану чаралары күрелә. Шул максаттан, 11 һәм 12 сентябрьдә алдан тавыш бирү мөмкинлеге тудырылды.

Сайлау участоклары барлык өч көндә дә 8дән 20 сәгатькә кадәр эшли. Сайлаучыларның тән температурасы үлчәнә, һәркемне ручка, битлек һәм перчатка белән тәэмин итү каралган. Кулларны йогышсызландыру өчен антисептик әйберләр кулланыла.

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов 11 сентябрь көнне технология техникумы бинасында урнашкан сайлау участогында тавыш бирде. Ул бирегә тормыш иптәше Сәрия ханым белән килде.

– Бу  республикада зур сәяси вакыйга. Үзебезнең Президентыбызны сайлыйбыз. Республика җитәкчесен сайлау белән беррәттән, үзебезнең муниципаль органнарга депутатлар сайлыйбыз. 

Республикабыз Рәсәйнең динамик рәвештә алга баручы субъекты булып тора. Һәр өлкәне алып карасак та, 5-10 ел белән чагыштырганда зур үзгәрешләр күренә. Бу, әлбәттә, алып барылган сәясәтенең җимеше. Мин ышанам: райондашларыбыз сайлауларда актив катнашыр, лаеклы кандидатларга тавыш бирер. Корабны чайкатмыйча йөздерә торган җитәкчене сайларбыз. 

Үзебезнең җирлектә сайланачак муниципаль депутатлар мөһим әһәмияткә ия. Актаныш авыл җирлегенә 10 депутат сайланырга тиеш. Аларның битараф булмавыннан күп нәрсә тора. Үзебезнең районыбызны, Актанышыбызны гөлбакча итеп тота алабыз. Халыкның да яшәү дәрәҗәсен уңай якка үзгәртү буенча үзебездән торганны эшләргә тиешбез, – дип, Энгель Нәвап улы әлеге вакыйганың сәяси һәм тормыш-көнкүреш әһәмиятен бәян итте. 
 

 

undefined

undefined

undefined

undefined

undefined

undefined

 

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев