Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Актанышта «Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең зона туры уза

Фестивальне Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе гамәлгә куя. 

 

Бүген Актанышта «Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең зона туры уза.

Минзәлә, Сарман, Мөслим, Азнакай, Ютазы, Баулы, Чистай, Актаныш районнарыннан катнашучылар үз эшләрен тәкъдир итәчәк.

Катнашучыларны район мәдәният йорты сәхнәсендә Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов, ТР Дәүләт Совет депутаты, Татарстанның халык артисты Рамил Төхфәтуллин, "Татаркино" оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова сәламләде.

«Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең максаты – балаларда татар теленә кызыксыну уяту, компьютер уеннары, кыскаметражлы фильм һәм анимация аша рухи, интеллектуаль, иҗади өлкәне баету. 

Фестивальне Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе гамәлгә куя. 

Катнашучыларга сертификатлар тапшырылачак, номинацияләр буенча иң яхшылар дипломнар белән бүләкләнә һәм республика турына чакырыла. Фестивальнең финалы Казанда 23 апрельдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә булыр дип планлаштырыла. Сайлап алу турлары 13 мартта Казанда — «Мир» кинотеатрында төгәлләнә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев