Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Балтач районы вәкилләре Актанышка килде

Үзәктә – милли мәгариф, татар теле, мәдәни үсеш темасы

Республиканың Балтач районыннан дүрт кешелек делегацияне Актанышыбыз 9 сентябрь иртәсендә каршы алды. Милли мәгариф темасын колачлаган сәфәрнең төп максаты татар халкының яшәеше, гореф-гадәтләре, яшь буынга белем-тәрбия бирү, мәдәни үзенчәлекләр белән танышу иде. Балтачлыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева каршы алды һәм кунакчыл Актанышыбыз белән таныштырып йөрде.

Күңелле очрашу район башлыгы бүлмәсендә башланып китте. Рәсми аралашуда ике районның урып-җыю эшләре белән дә кызыксындылар. Кунаклар мәгариф темасына кызыксындырган сорауларын юллады. ТР мәгариф һәм фән министры чагында Балтач районына күрсәтелгән ярдәмнәр өчен тагын бер кат рәхмәт сүзләрен җиткереп, Энгель Фәттаховка Балтач түбәтәе бүләк иттеләр. Милли мәгариф һәр ике якның да күңеленә ятышлы тема булганлыктан, сүз күбрәк шул хакта барды. Татарча белем бирүче гимназияләрне ничек үстерергә, нинди юнәлештә аларга мөмкинлекләр тудырырга кирәклеге Актанышның данлыклы гимназиясе мисалында күрсәтелде. Кунакларның ихластан кызыксынуы көн дәвамында барган сәяхәттә дә ачык күренде.

– Актаныш белән Балтач арасы якын түгел, Татарстанның бер почмагыннан икенче почмагына барырга кирәк, ләкин ике арада бык тыгыз дуслык бар. Ул мәгариф, мәдәният,сәнгать, спорт өлкәсендә дә чагыла. Җитәкчеләр белән аралашып торабыз. Туган тел мәсьәләсенең киләчәген Актаныш үрнәгендә өйрәнергә килдек, – дип, һәркем белән ачык һәм ягымлы әңгәмәләр корырга өлгерделәр. 

– Әйе, безнең Балтач районы да Актаныш шикелле үк татарча сулый, татарча яши. Район үзәгеннән үтсәк тә, авылларга барсак та, татарча аралашабыз. Актанышта район үзәге мәктәпләрендә татар телендә укытуның ничек оештырылуы бездә аеруча кызыксыну уятты. Мәдәният өлкәсендә нинди яңалыклар бар, нинди күзаллау белән эшлиләр, әлбәттә, тәҗрибә уртаклашмыйча гына, барып-күреп өйрәнмичә генә үсешкә ирешеп булмый.Беренчедән, соклану хисләре кичерсәк, икенчедән, үзебезгә илһам алып, күп кенә яңалыклар да алып китәбез сездән. Бик сәләтле, бик һөнәрле халык яши. Миңтимер Шәймиевне тудырган район һәм Әлфия Авзалова – менә шушы ике шәхесне генә әйтсәк тә, Актаныш турында бүтән сөйләп тә торырга да урын калмый. Татар дөньясын шушы ике шәхестән башка күз алдына китерә алмыйбыз. Алга таба да республикабыз районнарына, милләтебезгә үрнәк район булып яшәгез, дуслыгыбыз киләчәктә дә дәвам итсен, –диде Балтач районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илһам Гайнетдинов.

Балтач районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге идарәсе җитәкчесе Алия Шагаева, мәдәният бүлеге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Рәзинә Сәлахетдинова һәм “Хезмәт” район газетасы баш мөхәррире Вакыйф Зәкиев катнашты. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта булдылар, мәдәният паркын карап чыктылар, “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йорты, балалар сәнгать мәктәбе, үзәк китапханә, “Бүләк” ял һәм сәламәтләндерү аланы, технология техникумы эшчәнлеге белән якыннан таныштылар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев