Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Бүген Әлфия Авзаловага һәйкәл ачылды

Татарстанның Габдулла Тукай бүләген алган Актанышның иҗади шәхесләренә истәлек тактасы да шушы көнне шул ук мәдәният паркында урнаштырылды.

Татар халкының мәшһүр җырчысы, моң патшабикәсе Әлфия Авзалова туган ягына кайтты. Һәйкәл булып Актанышына кайтты. 30 август – Татарстан Республикасы көнендә шул уңайдан үткәрелгән тантанада аның кызы Зөлфия ханым да катнашты.

Әлфия Авзалованы яратучы, аның иҗатына гашыйк актанышлылар Зөлфия ханымда җырчының чалымнарын күзәтте, тавышында охшашлык шәйләде. Юксынудан иде бу.

Бөтен дөньяга танылган, милләтенә хезмәт иткән Әлфия апабызны югалтуга күңел һаман ияләнә алмый әле. Шуңадырмы, аның һәйкәлен Актанышыбызда күрүгә үзен күргән шикелле хисләр уянды.

Татарстан АССРның халык, Татарстан АССР һәм РСФРның атказанган артисты, Тукай бүләге иясе, халыкның яраткан җырчысы, онытылмас моң иясе Әлфия Авзалованың исемен мәңгеләштерү максатыннан ачылды ул һәйкәл.

– Актаныш районы ике бөек шәхесне биргән. Берсе – Миңтимер Шәймиев. 26 август көнне туган авылы Әнәктә Миңтимер Шәрип улына бюст куелды. Республика җитәкчеләре, район башлыклары катнашты. Ә 30 августта татар дөньясы өчен икенче олы шәхесебез Әлфия Авзаловага һәйкәл куелды. Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сарае каршында, мәдәният паркында урын алды ул. Икесе дә – скульптор Фәнил Вәлиуллин иҗаты. Әлфия Авзалова Актанышыбызга нур чәчеп торачак, – дип сәламләде Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов.

– Әнием: “Актанышымда кеше булдым, Актанышым – минем туган ягым”, – дип һәрвакыт әйтә иде. Күңелем тула. Шатлык та, моңсулык та биләп ала. Рәхмәтем зур сезгә, барлык актанышлылар! – Зөлфия ханымның чыгышы хис-тойгыларга бай.

Аның Актаныш районы белән элемтәсе киләчәктә дә дәвам итәр. Чөнки республикада беренче ачылган һәйкәл – шушы җирлектә урнашкан, монда әнисенең балачак эзләре саклана.

Татарстанның Габдулла Тукай бүләген алган Актанышның иҗади шәхесләренә истәлек тактасы да шушы көнне шул ук мәдәният паркында урнаштырылды.

Ике чарада да шушы җирлегебездән чыккан, татар дөньясында популярлык казанган якташларыбыз – күренекле әдипләр, җырчылар, җитәкчеләр катнашты. Район халкы белән бергә алар да ТАССРның 100 еллыгын һәм Актанышның – 310, район оешуның 90 еллыгын бәйрәм иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев