Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Бүген тантаналы рәвештә капиталь төзекләндерүләрдән соң, күпфункцияле үзәкне ачтылар

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр үзәге яңа бинада үз ишекләрен ачты.

Күпфункцияле үзәк яңа урынга күчте. “Татфонбанк” бетерелеп, аның буш торган бинасы шушы көннәрдә ремонтланып, кабаттан файдалануга тапшырылды. Аның беренче катында – күпфункцияле үзәкнең Актаныш бүлекчәсе (МФЦ), икенче катында Татарстан Республикасы Росреестр оешмасының Актаныштагы офисы урнашты. 30 август иртәсендә аның ишекләре рәсми төстә ачылды.

Төзекләндерү эшләрен Асыл Шәяхмәтов җитәкчелегендәге ПМК оешмасы коллективы башкарды. Район үзәгендә ташландык хәлгә тарыган объектны алар сыйфатлы, заманча төскә кертте.

Ачу тантанасында район башлыгы Энгель Фәттахов, Казандагы Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев