Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Чаллыда Рөстәм Миңнехановка яңа Mercedes-Benz Actros йөк машинасын тәкъдим иттеләр

Рөстәм Миңнехановка заводны модернизацияләүнең 2017 елда башланып китүе, 2021 елның икенче кварталында бу эшнең төгәлләнергә тиешлеге турында сөйләп үтелде.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эшлекле сәфәрендә «КамАЗ» машина төзү комплексында пресс-рам заводын модернизацияләүнең барышы белән танышты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнехановка заводны модернизацияләүнең 2017 елда башланып китүе, 2021 елның икенче кварталында бу эшнең төгәлләнергә тиешлеге турында сөйләп үтелде. Модернизацияләү нәтиҗәсендә черүгә бирешми торган аеруча нык рам җитештерү производствосы булдырылачак. Биредә елына 65 мең рам җитештереләчәк.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов завод эшчеләре белән аралашты. Ул «КамАЗ»ның бик зур үсеш мөмкинлекләренә ия булуын басым ясап әйтте. Татарстан Президенты Россия автомобиль заводлары арасында «КамАЗ”ның үз автомобильләрен мөстәкыйль уйлап табучы-эшләүче бердәнбер предприятие булып торуына игътибарын юнәлтте.

Хәзерге вакытта коллективны саклап калу, предприятиегә яшь белгечләр җәлеп итү мөһим. Моның өчен «КамАЗ» заказлар алырга тиеш. Сездә бик шәп фәнни-техник үзәк бар. Хәзер «КамАЗ» — республиканың милли бренды. Аңа бөтен дөньяда ышаналар», — дип басым ясап әйтте Татарстан Президенты.

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов Евро-6 экологик классындагы двигательдә эшләүче Mercedes-Benz Actros яңа магистраль тягачы белән таныштырылды. Тәүге йөк техникасы июль аенда конвейердан төшкән. Ул ноябрь аенда серияләп җитештерелә башлаячак.

tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев