Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Чөгәнә авылында яңа уку елына яңа мәктәп сафка басты

Быел Чөгәнә авылы балалары уку елын яңа мәктәптә башлый

30 август көнне бәйрәм чаралары кысаларында әлеге мәктәпне ачу тантанасы узды. Аларның шатлыкларын уртаклашырга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, Казандагы “Актанышның якташлар җәмгыяте” җитәкчесе Вәсим Вахитов, район башлыгы Энгель Фәттахов катнашты.
Әлеге мәһабәт бинаны ПМК-4  оешмасы егетләре сафка бастырган. Биредә башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы урнашкан. Икесендә дә 15 әр бала белем һәм тәрбия алачак, диделәр.

-Кечкенә генә Чөгәнә авылында шушы тикле бала булгач, сөенечле. Иске мәктәп бинагыз, чыннан да, искергән иде инде. Әлеге бинаны төзүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның ярдәме бик зур булды. Мәктәп-бакча республика бюджетыннан бүленгән акчалар хисабына төзелде. Биредә балалар яхшы укырлар, яхшы тәрбия алырлар дип ышанабыз, - диде Энгель Фәттахов.

Әлеге бинаны төзү 45 миллион сумга төшкән. Аның тышы да, эче дә югары зәвык белән эшләнгән. Укучыларга белем һәм тәрбия алу өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган.

Республика кунаклары да чөгәнәлеләрне бәйрәм һәм әлеге истәлекле көннәре белән тәбрик итеп, изге теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев