Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Ишегаллары яңара

“Безнең ишегалды” программасы буенча алып барылган эш хакында район хакимиятен бинасында узучы чираттагы брифингта район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов бәян итте.


–Әлеге программа буенча Актанышта дүрт ишегалдында эш бара. Беренче һәм сигезенче кварталда эш башланып китте. Юбилей урамы янындагы кварталда һәм дамба буендагы җиденче кварталда да эшләнәчәк. Аларда юлларга, тротуарларга каты өслек түшәү өчен 45 миллион сум акча кайтты. Яктырткычларга 4.6 миллион, балалар мәйданчыкларына, утыргычларга шулай ук 4.6 миллион бирелеп, бу программа буенча барысы 50 миллион сумнан артык акча бүленде. 
 

Бу кварталларда 20 мең квадрат метрдан артык юлларны ремонтлап, кабаттан эшлисе була. Ун мең квадрат метрдан артык тукталышлар, тротуарлар эшлисе, 40 ка якын яктырткыч урнаштырасы, уннан артык балалар мәйданчыклары куясы була. Шулай ук урналар, чүп савытлары, утыргычлар кую да керә. Ишегалларында район үзәгенең 40 тан артык йорты урнашкан. Һәм аларда дүрт меңнән артык кеше яши. Халык фикерләрен тыңлап, киңәшләренә колак салып эшлибез. 

Рәшит Фәрдиев, “Яран” торак-милекчелек ширкәте җитәкчесе:

– “Актаныш юллары” оешмасы ике кварталда эш алып бара. Бүгенге көндә сигезенче кварталда эшлиләр. Килеп чыккан аңлашылмаучылыкларны алар төзәтәчәкләр. Алдагы атнага беренче һәм сигезенче кварталларда каты өслек түшәү башланыр дибез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев