Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Китап тапшыру акциясе: “Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен! 1941-1945”

“Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен! 1941-1945” китабына бай тарихи материал тупланган, алар республика халкының Бөек Җиңүгә керткән саллы өлеше турында сөйли.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына Татарстан Республикасының Архив эшләре буенча дәүләт комитеты һәм “Татарстан Республикасының Дәүләт архивы” дәүләт бюджет учреждениесе “Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен! 1941-1945” дигән китап чыгарды. Ул китапка бай тарихи материал тупланган, алар республика халкының Бөек Җиңүгә керткән саллы өлеше турында сөйли.

Китапта аналитик материаллар белән беррәттән беренчел чыганакларга да зур урын бирелә. Укучылар архив документларын, плакатларны, афишаларны, фотографияләрне, кинохроникалардан кадрларны, фронтовиклар хатларын, сугыш чоры открыткаларын үз күзләре белән күрә ала. Истәлекле китапта сугыш елларында ару-талуны белми хезмәт куйган ветераннарның хатирәләре аерым кыйммәткә ия.

Китап киң даирә укучыларга, шул исәптән ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә тәгаенләнгән. Ләкин беренче чиратта ул сугыш турында мәктәптә, гаиләдә генә ишетеп, китаплардан укып һәм кинофильмнардан карап кына белгән яшь буын өчен файдалы булачак.

Истәлекле китап яңартылган уку программаларын, факультатив дәресләр планнарын төзү, урта һәм югары белем бирә торган уку йортларында семинарлар һәм конференцияләр үткәрү өчен нигез булачак.

Китапны чыгару Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган. Шуңа бәйле Татарстан Республикасының Архив эшләре буенча дәүләт комитеты 2020 елның 25 июненнән 2020 елның  3 нче июленә кадәр “Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен! 1941-1945” китабын район һәм мәктәп китапханәләренә тапшыру буенча акция үткәрә.

Акция кысаларында Татарстан Республикасының Архив эшләре буенча дәүләт комитеты һәм “Татарстан Республикасының Дәүләт архивы” дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчеләре китапны шәхсән кулга тапшыру өчен районнарга үзләре чыгачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев