Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Көйләнелмәгән юл кичүе аеруча игътибар сорый

Балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренең санын киметү, юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерү максатыннан  24 августтан 6 сентябрьгә тикле бөтенрәсәй күләмендә “Игътибар – балалар!” профилактик акциясенең өченче этабы узды. 

 

Аның кысаларында 3 сентябрь көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре “Бердәм Рәсәй” сәяси партиясенең Актаныш җирлеге бүлекчәсе белән берлектә “Алтынчәч” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашында “Куркынычсыз җәяүлеләр кичүе” дигән акция уздырды. Әлеге чара барышында балалар ЮХИДИ инспекторы белән бергәләп көйләнелмәгән җәяүлеләр кичүе аша чыкканда игътибарлы булырга кирәклегенә төшенделәр. 

Актанышта көйләнелгән, ягъни светофор куелган бер генә җәяүлеләр кичүе бар. Ул – Актанышның 1 нче урта мәктәбе каршында. Ә калган җәяүлеләр кичүләре көйләнелмәгән. Димәк, бу урыннардан чыкканда җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә, аеруча, игътибарлы булу сорала. 

– Балалар көйләнелгән һәм көйләнелмәгән җәяүлеләр кичүен әле ныклап аерып бетерә алмыйлар. Әлеге акция барышында без аларга моны ныклабрак төшендерергә тырыштык. Үзләре белән бергәләп, Актанышның 

2 нче урта мәктәбе янындагы көйләнелмәгән җәяүлеләр кичүе аша берничә тапкыр чыгып карадык, – ди  районның ЮХИДИ идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Лена Фазлиева.

Чарада районның ЮХИДИ идарәсенең өлкән инспекторы Искәндәр Миргалимов,  берничә әни дә катнашты. Искәндәр абыйлары балаларга юлны аркылы чыкканда үзеңне ничек дөрес тотарга икәнлеген аңлатты. “Бакча – өй, өй – бакча” маршруты буенча хәрәкәт иткәндә юл йөрү кагыйләрен тиешенчә саклау, балаларны шуңа күнектерү тәрбиячеләрнең дә, әти-әниләрнең төп бурычы булып тора. 

– Бакчабызда һәр төркемдә юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча 
почмаклар булдырылган. Алар ярдәмендә нәниләрне юл йөрү кагыйдәләренә даими өйрәтәбез. Ә мондый ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашындагы чараларда бакчада биргән белемне гамәлдә ныгытабыз. Шуңа да балалар да, үзебез дә аларда теләп катнашабыз, – ди “Алтынчәч” балалар бакчасы тәрбиячесе Дилбәр Асылова. 

Әлеге акцияләр көйләнелмәгән җәяүлеләр кичүендә килеп чыгучы юл-транспорт хәрәкәте фаҗигаләрен киметү, юл хәрәкәтендә катнашучыларның юлда үз-үзеңне тоту культурасын үстерү максатыннан да үткәрелә. Шулай ук балаларның җәйге каникулларда онытылып киткән юл кагыйдәләрен исләренә төшерү өчен дә менә дигән мөмкинлек бирә. 

– “Игътибар – балалар!” акциясе барышында юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балалар  аеруча нык күзәтүгә алына. ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан рейдлар үткәрелеп, юл аркылы тиешсез җирдән чыккан, велосипедта тиешсез урыннарда йөргән укучыларга махсус карточкалар тутырылып, мәктәпләргә җибәрелә. Шулай ук тиешле тизлекне сакламаучы, җәяүлеләргә юл бирмәүче, балаларын махсус автоурындыклар белән җиһазландырмаган килеш юлга чыккан автомобиль хуҗаларына да катгый таләпләр куела, – ди Лена Фазлиева. 

Шулай итми мөмкин түгел. Чөнки юлларда балалар катнашындагы юл фаҗигаләре әледән-әле булып тора. Статистикага күз салсак та, агымдагы елның 7 аенда республика юлларында 16 яшькә тикле балалар катнашында барлыгы 238 юл фаҗигасе теркәлгән. Аларда 5 баланың гомере өзелгән, 254 бала төрле тән җәрәхәтләре алган. Пассажир балалар белән бәйле 110 бәхетсезлек очрагында 5 бала һәлак булган, 122се төрле тән җәрәхәтләре алган. Җәяүле балалар катнашында 93 юл фаҗигасе теркәлеп, аларда 96 бала төрле тән җәрәхәтләре алган. Сөенечкә аларда үлүче балалар теркәлмәгән. Велосипедчы балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренең саны 33 булып, анда 34 велосипедчы бала төрле травмалар ала. Әлеге саннар узган ел белән чагыштырганда бераз ким булса да, тынычланырга ярамый. Үзебез дә, балаларыбыз да көн дә юлда йөрибез. Шуның өчен бер генә минутка да уяулыкны югалтмау зарур. 

“Бердәм Рәсәй” партиясе вәкиле бүләк иткән ут кайтаргыч беләзекләрен балалар шунда ук кулларына киеп куйдылар. Моны караңгы вакытта гел киеп йөрергә кирәклеген алар күңелләренә сеңдергәннәрдер дигән өметтә калабыз.
 

undefined

undefined

undefined

undefined

undefined

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев