Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Кыргый җәнлекләргә дә сый кирәк

Бүген Каенлык авылы янындагы урманда Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан игълан ителгән акция кысаларында кыргый кәҗәләргә азык кую оештырылды. Әлеге игелекле гамәлдә Богады мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары, аучылар, егерьләр, урманчылар катнашты.

 

Хайваннарсыз урман  ул – парк, диләр. Кыргый җәнлекләр дә урманнарсыз яши алмый. Алар бер-берсе белән бик тыгыз бәйләнгән. Шуның өчен дә табигатьне, үсемлекләрне, хайваннарны саклауның әһәмиятен балалар да кечкенәдән күреп үссеннәр дигән максат белән шушындый чаралар оештырыла.  Урманнарыбыз, табигатебез исә безнең бик матур. Укучылар да көзге урманның матурлыгына хозурлансалар, егерь абыйларының кыргый кәҗәләргә азык салу өчен махсус савыт ясауларын да кызыксынып күзәттеләр. Урмандагы җәнлекләр шундагы үсемлекләр, бөҗәк, эреләре вак хайваннар белән генә тукланмый икән бит. Аларга да тоз, катнаш азык булса, бик рәхәтләнеп сыйланачаклар.

Урмандагы җәнлекләргә азык кую, нигездә егерьләрнең эше. Алар ел дәвамында үзләренә беркетелгән участокларда азыкларны карыйлар, җәнлекләрне саклыйлар. Кышын исә җәнлекләрнең исәбе алына. Һәм җирлектә күпме җәнлек булуы ачыклана.

Бүгенге чарадан укучылар канәгать булып, “Тамыр” хуҗалыгы җитәкчесе Ильяс абыйлары Мирзаянов биргән күчтәнәчләргә сөенеп кайтып киттеләр.

Тулырак “Актаныш таңнары” газетасының алдагы санында...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев