Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Көзге хәрби чакырылыш

Актаныш хәрби комиссариатында җанлылык атна башыннан үк сизелә

Көзге хәрби чакырылыш бара. Россия күләмендә ул 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Актанышта, табиблар җитәрлек булмаганлыктан, комиссия караулары бераз тоткарланган, шулай да 12 октябрьдә тулы куәтенә эшли башлады. Башка вакыттагыча, бу юлы да безнең районнан 50гә якын егет армиягә чакырылыр дип көтелә.

 Хәрби чакырылышка әзерлек йөзеннән, медицина, чакыру комиссияләре үткәрелә. Егетләр киләләр, табибларга күренәләр, сәламәтлек мөмкинлекләрен ачыклыйлар.

undefined

Районның хәрби комиссары быелгы үзенчәлекләр белән таныштырды:

“Узган язгы чакырылыш үзенчәлекле шартларда узган иде: коронавирус инфекциясенә каршы чаралар кулланылды. Көзге кампания дә шундый халәттә башкарыла. Хәрби комиссариат һәркөнне дезинфикцияләнә. Ишек төбендә егетләрнең тән температурасы үлчәнә. Антисептик белән куллары йогышсызландырыла. Әгәр берәрсенең температурасы 37 градустан югарырак икән, вируслы чир билгеләре сизелсә, хәрби комиссариатка кертелмиләр, хастаханәгә җибәреләләр”.

– Медицина комиссиясе үтеп беткәч, сау-сәламәт егетләребезне хәрби хезмәткә озатачакбыз. Автобус белән Казанга йөртү өчен килешүләр төзелде. Килер алдыннан автобуслар дезинфекцияләнә. Утыртканда дистанция сакланачак. Шушы атна азагында инде егетләребезнең беренче төркеме хәрби хезмәткә озатылачак, – диде ул.

undefined

– Коронавируска карата тикшерүләр дә үткәреләме?

– Армиягә китәсе егетләр Актаныш үзәк хастаханәсендә коронавируска тест бирәләр. Нәтиҗәләре тискәре булганда гына армиягә озатылачак. Казанда җыелу пунктына барып җиткәч, тагын бер кат коронавируска тест тапшыралар. Нәтиҗәсе ярты сәгать эчендә билгеле була. Сау-сәламәт булганда гына җыелу пунктына кертеләчәкләр. Әгәр дә аларның тестлары коронавируска уңай нәтиҗә күрсәтсә, шул районның бөтен командасы кире борылып, районга кайтарылачак. Шулай булгач җыелу пунктына коронавируслы егетләр килеп эләкмәячәк, сау-сәламәт егетләр генә армиягә озатылачак.

– Актаныш районы белән хезмәттәшлек итүче Алкинога ничә кеше чакырыла?

– Алькинога быелгы көздә күбрәк, 15тән артык егетне озатырга җыенабыз. Шуның яртысы “С” категорияле машина йөртү таныклыгына ия булырга тиеш.

– Армиядә хезмәт итү вакыты бер елмы?

– Вакыты үзгәрмәде, бер ел хезмәт итәчәкләр. Махсус урта һөнәри белем яки югары белем алган егетләр бер ел хәрби хезмәт урынына ике елга контракт төзи алалар. Ул очракта хезмәт хакы түләнә, башка өстенлекләре дә бар.

– Кайсы төбәкләргә җибәреләләр?

– Чакырылыш белән хәрби хезмәткә баручылар да, контракт белән китүчеләр дә Россиянең төрле җиренә эләгергә мөмкиннәр. Ләкин призывникларны командага без куябыз. Безгә нинди разнарядка килә, шуның буенча китәчәкләр. Контрактникларга исә үзләре теләгән регионны, хәрби частьны сайлау мөмкинлеге бирелә.

Әти-әниләр улларын озатканда коронавируска каршы бөтен җирдә көрәш барганда, олы итеп үткәрмәсеннәр иде озату ашларын. 5-6 кеше, бик якын туган-тумача белән генә озатып, улларын армиягә озатканда йогышлы чирдән сакласыннар иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев