Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Әлмәттә «Панорама» сәүдә үзәгендә янгын булган

Ут өченче каттагы кибетләрнең берсендә чыккан.

Әлмәт шәһәрендә урнашкан «Панорама» сәүдә үзәгендә бүген янгын чыккан. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

15.05 сәгатьтә коткаручыларга янгын турында хәбәр итәләр. Алар килеп җиткәндә бинаның фасады яна, эчтә төтен була. Төтен баскан бинаны тикшергәндә янгын сүндерүчеләр утның учагын тапкан. Ул өченче каттагы бер кибеттә булган.

45 кеше сәүдә үзәгеннән үзләре чыга ала. Алар кибет хезмәткәрләре була. Бу сәүдә үзәге ябык, анда чит кешеләр булмый. Беркем дә зыян күрмәгән.

15.38 сәгатькә янгынны сүндереп бетергәннәр. Ул 50 квадрат метр мәйданны биләгән.

Янгынның сәбәпләре ачыклана, диелә бу хәбәрдә.

 

Intertat

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев