Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

“Әнәк” агрофирмасының Иске Айман бүлекчәсендә 15 мең тонна сыйдырышлы элеватор кулланышка тапшырылды.

Әлеге элеватор Татарстанның атказанган агрономы Милес Мәүлиев исемен йөртәчәк.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, «Челтәр компания»се ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, "Әнәк" агрофирмасы акционеры  Альберт Мостафин, Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов катнашты.

"Әнәк" агрофирмасының 20419 гектар сөрем җирләре бар. Анда зур күләмдә бөртеклеләр игелә. Аларны урнаштыру өчен шушы элеваторны төзү идеясе барлыкка килә. Аны узган елның июль аенда төзи башлыйлар.
 Инде менә быел ул яңа икмәкләрне кабул итә башлады.

– Безнең әлеге элеваторның сәгатенә 50 тоннага якын киптерү, 100 тоннага тикле чистарту мөмкинлеге бар. Аллага шөкер, икмәкләребез бик мул күренә. Һәр басудан да аларны тикшерүгә алып чыктык. Күпчелеге өченче, дүртенче класска туры килә. Аларны югалтуларсыз җыеп алсак, 45-50 мең тонна тирәсе тулай җыем булыр дип өметләнәбез. Икмәкләрне үзебезнең, Актанышның, Илешнең элеваторына илтәбез,- диде ул.

Әлеге элеваторны үзләренең хисапларына төзегәннәр. 200 миллион сумнан артыкка басты, диделәр.
Биредә заман таләпләренә җавап бирә торган лаборатория дә эшли. Анда имәкләрне барлык параметр буенча да тикшерәләр.

Реклама

- Сезнең якларга килгән саен үзгәрешләрне карап, сокланып йөрим. Бу республика җитәкчелегенең авыл хуҗалыгы тармагына күрсәткән игътибары нәтиҗәсе дә. Ә бу элеватор бик кирәкле. Чөнки быел рекордлы уңыш җыелыр дип көтелә. Сезнең районның да бер гектарга уртача уңышы әлегә кырык центнерга якынны тәшкил итә. Бу зур хезмәт. Үтереп, җыйнап алган икмәкләрне эшкәртү, сайлау да мөһим, - диде Әсгать Сәфәров.

- Безнең элек электән Актаныш игенчесе дигән исемебез бар. Игенчеләребез әлеге исемгә тап төшерми хезмәтләрен дәвам итәләр. Без республикада иң күп уңыш алучы районнар рәтендә йөрибез. Быел да сынатмабыз, һава торышы ирек бирсә, 200 мең тонна тулай җыем алырбыз дип ышанабыз. Безнең районга инвестицияләр керткәне өчен "Агро көч" җәмгыятенә зур рәхмәтемне җиткерәм, - диде Энгель Әттахов.

Альберт Мостафин үз чиратында "Әнәк" агрофирмасы хезмәтчәннәренә Куйган тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде.

Әлеге элеватор Татарстанның  Атказанган агрономы Милес Мәүлиев исемен йөртәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев