Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Әнәк авылында "Челтәр компания»се ААҖ район электр челтәрләренең яңа базасы ачылды.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, «Челтәр компания»се ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, объект төзелешенә өлеш керткән предприятие, оешма җитәкчеләре һәм коллективлары катнашты.

Кыска вакыт аралыгында сафка бастырылган әлеге корылма Татарстанның юбилей елында энергетикларга зур бүләк булды дияргә кирәк. Бу хакта Әскать Сәфәров та ассызыклады.

- Энергетика республиканың әйдәп баручы тармакларының берсе. Аңа зур игътибар бирелә. Ә Актанышта шушындый объект төзелү сезнең өчен зур бүләк - диде ул.

Илшат Фәрдиев тә энергетикларга куйган хезмәтләре, туган җирләрен яратканнары өчен рәхмәтен җиткерде.

Бинаны «Стройинвестинжиниринг» ҖЧҖ төзегән. Алар үз эшләрендә заманча дизайнер кулланылган, бина тышкы ягыннан гына түгел, ә эчке яктан да офис проектларына инновацион якын килү күренә.

-Заман хаман саен алга бара. Безнең эштә дә яңа җиһазлар, яңа технологияләр керә тора. Кулланыштагы бинабыз заман таләпләренә җавап бирми башлады. Шунлыктан яңа бина төзергә кирәк дигән фикер туды. Аны узган елның ноябрь аенда төзи башлаган идек. Инде күрәсез, нинди матур бина төзелде. Алда әйткәнемчә, эшебездә яңалыклар керә тора. Без хәзер аварияләр булган вакытта башка линияләрдә электрны аермыйча, 10 кВ та югары көчәнеш вакытында да җитешсезлекләрне төзәтәбез. 12 меңгә якын абонентка хезмәт күрсәтәбез. Аларга интеллектуаль хисап җиһазлары куябыз. Шуның ярдәмендә абонентларның электр күрсәткечләре турыдан-туры безнең челтәрдә күренеп торачак. 

Нәтиҗәдә абонентларга хисап күрсәткечләрен ай саен безгә хәбәр итеп тору кирәк булмый. Әлеге бинабыз, яңа җиһазлар эшебезнең сыйфатын тагын да арттырыр дип ышанабыз, - ди Актианыш “Челтәр компаниясе” җитәкчесе Марат Шакиров.

Беренче катта Актаныш РЭСының «кулланучылар белән эшләү пункты» җиһазландырылган. Ул елына 240-270 кешене технологик тоташтыру мәсьәләсе буенча һәм 230-250 җир кишәрлеген рәсмиләштерү һәм башка мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләр кабул итәчәк. Яңа бинада тиешле хезмәт күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылган.
 
Масштаблы төзелеш административ-көнкүреш корпусы бинасын, складны һәм җылы автостоянканы үз эченә алган, барысы да шәһәр төзелеше дизайнының соңгы тенденцияләрен исәпкә алып башкарылган. АБК бинасында офис һәм көнкүреш бүлмәләре урнашкан: кабинетлар заманча җиһазлар белән җиһазландырылган, хезмәткәрләрнең эш урыннары максималь дәрәҗәдә автоматлаштырылган. Биредә Актаныш РЭСының 60 тан артык хезмәткәре эшләячәк.
 
База тирәсендә “Энергетик” исеме астында яңа парк та булдырылачак.

Чарада Энгель Фәттахов шушы бинаны төзеткәне өчен Илшат Фәрдиевкә рәхмәтен белдерде.

- Моннан 25 еллар элек районны электр белән тәэмин итүдә өзеклекләр еш булса, хәзер андый проблемалар юк. Бу авыл хуҗалыгы тармагында бик мөһим. Хезмәтегездә уңышлар сезгә, - диде ул.

Чарада Түбән Кама электр челтәре зонасына кергән "Челтәр компания"ләренә 8 УАЗ машиналары бирелде. Алар энергетикларга хезмәтләрендә зур ярдәм булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев